Алабуга нуры

Алабугада пыяласы тонировкаланган 7 автомобиль хуҗасы тоткарланды 

Пыяласының яктылык үткәрү дәрәҗәсе ГОСТ таләпләренә туры килми торган транспорт чараларын йөртүчеләргә административ штраф каралган.

Алабуга районында тонировкалы автомобильләр буенча рейд узды.

Пыяласының яктылык үткәрү дәрәҗәсе ГОСТ таләпләренә туры килми торган транспорт чараларын йөртүчеләргә административ штраф каралган. 
Алабуга районының ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне кисәтә: алгы пыяласы тонировкаланган автомобиль белән идарә итүче, әлеге кагыйдәне бозуда икенче кат эләккән очракта, машина йөртүчегә карата РФ КоАП 19.3 ст. 1 өлеше буенча административ материал төзеләчәк.

Кичә 7 закон бозучы ачыкланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: