Алабуга нуры

Алабугада репрессия корбаннарын искә алдылар (фотолар)

Безнең илдә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне 1991 елдан бирле билгеләп үтелә. РСФСРның Югары Советы карары шул елның октябрендә кабул ителгән. 1974 елның 30 октябрендә Мордва һәм Пермь сәяси тоткыннары төрмә һәм лагерьларга ябылган кешеләргә карата шәфкатьсезлеккә каршы ач тоту игълан иткәннәр, бу көннең датасы шул вакыйга истәлеге уңаеннан...

1991 елның 18 октябрендә кабул ителгән "Сәяси репрессияләр корбаннарын реабилитацияләү турында" Законга бәйле рәвештә, дәүләт тарафыннан сәяси мотивларны күздә тоткан кешене тормышыннан яисә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә, мәҗбүри төстә психиатрия дәвалау учреждениеләренә урнаштыру, илдән куу һәм гражданлыктан мәхрүм итү, аерым төркемнәрне яшәгән урыннарыннан куып җибәрү һәм башка шундый төрле мәҗбүри чаралар сәяси репрессияләрдән санала. Закон 1917 елның 7 ноябреннән (иске стиль белән 25 октябреннән) репрессия чараларына эләккән кешеләрнең гражданлык хокукларын кире кайтаруны, матди һәм мораль яктан күрелгән зыянны компенсацияләүне күздә тота.

Бу көнне миллионлаган кеше искә ала.

Искә алу көнендә алабугалылар шәһәрдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу хөрмәтенә куелган мемориал янында митингка җыелды. Читтән караганда кечкенә булып күренгән мәйдан, кеше күп җыелгач, киңәеп киткәндәй булды. Митингта райбашкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров катнашты. Район башлыгы һәм үзе исеменнән репрессия сынауларын узган алабугалыларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш теләде.

- Бүгенге чарабыз безне ерак үткәннәргә алып китә. Ел саен 30 октябрьдә без ул коточкыч елларда гаепсезгә рәнҗетелгән, төрмә һәм лагерьларда һәлак булган, язмышлары сәяси эзәрлекләүләр аркасында җимерелгән ватандашларыбызны искә алабыз. Алабуга районыннан 1600 дән артык кеше репрессияләргә эләккән. Бүген аларның 69ы гына исән. Безнең онытырга хакыбыз юк. Бүген мәктәпләрдә чаралар узды. Һәркем олыларча фикер йөртеп, үзенең кичерешләре белән бүлеште. Кеше тормышыннан кыйммәтлерәк бер нәрсә дә юк - аларның бердәм фикере шундый. Бүген исән булганнарны кайгыртып, корбан булганнарны хәтердә саклап яшик, - диде ул митингтагыларга мөрәҗәгать итеп.

Халык репрессияләргә аеруча 1937-1938 елларда дучар ителгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, сәяси гаепләүләр буенча 1,5 миллион кеше хөкем ителә, 1,3 миллион суд карамагында булмаган органнар тарафыннан кулга алынган, 700 меңгә якын кешене атып үтерелгән. Шул вакытта совет кешеләре тормышына "халык дошманы" дигән сүз кереп кала. 1937 елның 5 июлендә чыккан Политбюро карары белән "халык дошманы" хатыны булган хатын-кызларны 5-8 елга лагерьга җибәрә торган булганнар. Аларның балаларын лагерь тибындагы колонияләргә яисә махсус балалар йортларына җибәргәннәр.

Сталин хаким иткән елларда күпме кеше милли билге буенча юкка чыгарылган. Армиядәге командирларның 45 проценты юк ителгән. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда камалышта калып, аннан исән чыккан, Германиядә әсирлектә булганнар коточкыч репрессиягә эләккән.

1960-1980 елларда башкача фикерләү сәяси эзәрлекләүләр өчен төп сәбәп булган. Гомумән, репрессия елларында уннарча миллионлаган халык - җәмгыятебезнең иң асыл кешеләре һәлак булган.

Шәһәрнең сәяси репрессия корбаннары союзы рәисе Шәмсия Мингалимова шул вакытлар турында сөйләде. Аның чыгышы бик тәэсирле һәм тирән мәгънәле булды.

- Реабилитация хакында закон чыгуга 5 ел үткәч, шәһәрдә шушы мемориал ачылды. Рәхмәт аны булдырганнары өчен. Алабуганың үзендә генә дә 1937 елда 140 ка якын кеше атып үтерелгән. Яшьләр һәм киләчәк буыннар үз иленең чын тарихын белсен иде. Гаебе булмаган кешеләрне, үз халкыңны юк итәргә ярамый.

Кадерле ватандашлар!

Бер-берегезгә мәрхәмәтле булыгыз! Ватанны яратыгыз һәм аңа тугърылыклы хезмәт итегез! Бу чараны оештыручыларга һәм митингка килүчеләргә рәхмәт. Бер-берегезне яратыгыз һәм саклагыз! - дип тәмамлады сүзен Шәмсия апа.

Студентлар, укучылар чыгышын да тын да алмый тыңладык. 2 нче татар гимназиясе укучысы Кирилл Балобановның татарча шигырьне яңгыратып, матур сөйләп бирүе аеруча йөрәкләргә сары май булып ятты.

Митингка килүчеләр репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга чәчәкләр куелды.

Тын мәйдан өстендә эленеп торган авыр соры болытлар күңелләргә тулган сагышны тагын да тирәнәйтте. Аратада торган ялгыз шәм уты һәм йөрәктән тамган кан тамчыларыдай кызыл канәфер чәчәкләре мемориал тынлыгын саклап калды.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: