Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Розалар аллеясы» барлыкка килде

Шәһәрнең 2нче мәктәбе янында «Чыгарылыш укучыларыннан розалар аллеясы» ачылды.

Хәзер гөлчәчәкләр исенә хушланып, теләгән бер кешегә биредә утырып ял итәргә, мәктәп елларын искә алырга мөмкин булачак. 

Мәктәп директоры Сергей Немтырев сөйләвенчә, әлеге фикер 2012 елда ук, якын-тирәне төзекләндерү проектын эшләгән вакытта туган. Аның авторы — директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ирина Козырева һәм бер төркем укучылар. 2013 елда проектны тормышка ашыра башлаганнар. 

− Ел саен чыгарылыш сыйныф укучылары, шушында роза утырту өчен, соңгы кыңгырау чыңлавын көтә. Хәзер анда 45кә якын төп куак үсә, − диде Сергей Немтырев.

Көзге һавага карамастан, чәчәкләр әле үсеп утыра. Кызыл, ал нәфис чәчәкләр игътибарны җәлеп итә, сокландыра. 

Чәчәкләрдән тыш, уңайлы кечкенә генә скверда эскәмияләр һәм мәктәп кыңгыравы һәм чәчәкләр тоткан кеше сурәтендә корылган фонарь урнаштырылган. Анысы туган мәктәпләренең 70 еллыгына бүләк ясаган укучылардан. 

− Мәктәп юбилее уңаеннан кыңгырау ясавымны үтенделәр. Ул үзе генә кызыклы булмас иде, шуңа күрә мин фонарь ясарга тәкъдим иттем. Рязаньдагы дустым белән киңәштем, ул миңа эскиз ясады һәм менә нәрсә килеп чыкты, − ди әлеге күренеш авторы Алексей Кривилев.

Ул мәктәпне 1994 елда тәмамлаган, эшне башкаруда акча белән ярдәм иткән сыйныфташы Андрей Бритов белән бергә, үз мәктәпләре өчен тырышуларына, алар бик шат. Әйтүенә караганда, фонарь ясауга бер ай ярымлап вакыт киткән, чөнки эштән соң гына шөгыльләнергә мөмкин булган, ярый әле улы һәм дуслары булышкан. Фонарь әзер, лампочкасы гына урнаштырылмаган. 

Әлбәттә инде, бу вакыйга уңаеннан, яраткан мәктәпләренең юбилеена җыелган элекке укучылары яңа розалар да утыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев