Алабуга нуры

Алабугада Сабан туе сылуын сайладылар

Быел "Сабантуй сылуы" бәйгесендә тугыз талантлы кыз көч сынашты.

Быел тугыз иң талантлы, чибәр, акыллы татар кызы "Сабантуй сылуы" бәйгесендә катнашырга теләк белдерде. Әлеге бәйгедә татар телен камил белгән, халкыбызның тарихын, йола, гореф-гадәтләрен өйрәнгән, тәрбияле, җыр-биюгә оста булган кыз «Сабантуй сылуы» исеменә лаек дип табыла.

Быел "Сабантуй сылуы" исеменә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Рәйхан Җамалетдинова лаек булды.

Өченче урынны Аделина Әшрафҗанова,ә икенче урынны Фәридә Әхмәтова алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: