Алабугада «Сабантуй сылуы» бәйгесенең сайлап алу туры үтте


Һәр елны Сабан туе алдыннан иң сөйкемле, иң уңган, иң тапкыр кызлар арасында «Сабантуй сылуы» бәйгесе уза.
Дүшәмбе көнне шәһәр Мәдәният йортының мәрмәр залында әлеге бәйгенең сайлап алу туры үтте. Быел тугыз иң талантлы, чибәр, акыллы татар кызы әлеге чарада катнашырга теләк белдерде. Әлеге бәйгедә татар телен камил белгән, халкыбызның тарихын, йола, гореф-гадәтләрен өйрәнгән, тәрбияле, җыр-биюгә оста булган кыз «Сабантуй сылуы-2021» исеменә лаек дип табылачак.
Бәйгенең беренче өлешендә катнашучылар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта милли киемнәрдә сәхнәгә чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Һәр гүзәл жюри әгъзаларын, тамашачыларны үзенең таланты белән таң калдырды. Өченче этапта кызлар пешергән татар милли ризыкларын тәкъдим итте. Гүзәлләрнең кайсы кош телен сайлаган, кайберсе — гөбәдия, кемдер өчпочмак, чәк-чәк пешергән. Кызлар әзерләгән ризыклары турында бик матур итеп сөйләделәр. Әйтик, КФУның Алабуга институты филология һәм тарих факультетының 4 курс студенты Фәридә Әхмәтова үз туган ягы — Әгерҗедә генә яратып пешерелә торган төплекәй ризыгын (Сыер бозаулагач, угыз сөтеннән мичтә пешерелә торган камыр ризыгы. — Авт. иск.) тәкъдим итте.
— Әлеге бәйге турында шәһәр Мәдәният йортының сайтында күрдем дә, үз көчемне сынап карарга булдым. Мин үзебезнең татар милләте, татар кызы булуым белән чын күңелемнән горурланам! Әзерләнергә шактый вакыт китте, чөнки шигырьләрне мин әлеге конкурска махсус үзем яздым. Катнашучыларның барысы да сәләтле, ныклап әзерләнгәннәр, әмма мин үземнең чыгышымнан канәгать, шуның өчен җиңүгә өметемне өзмим, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Фәридә.
"Сабантуй сылуы"нда иң беренче булып Сәйлән Шәйхетдинова чыгыш ясады. Ул шулай ук КФУның Алабуга институты студенты.
— Татар халкының гореф-гадәтләре дәрәҗәсен тагын да ныграк арттырасым, үстерәсем килә. Бәйгегә әзерләнү күп вакытымны алмады. Катнашучылар сәләтле, шуның кадәр күп төрле татар халык ризыклары пешереп алып килгәннәр, моңа мин чын күңелемнән сөендем, — ди ул.
Конкурсант кызларыбызның зәвык белән әзерләнгән чыгышларын карый-карый вакыт үткәне сизелми дә калды. Шәһәр Мәдәният йорты директоры, жюри Елена Морозова катнашучыларга тырышып әзерләнгәннәре өчен зур рәхмәт әйтте.
— Чыннан да, бүген чын бәйрәм — татар гүзәлләре бәйрәме. Бу искиткеч конкурста катнашуыгыз өчен бик рәхмәтлемен. Мин, чыннан да, матурлык, бәхет һәм иҗат атмосферасына чумдым. Кызларның һәрберсе бу конкурска иҗади якын килгән. Сез барыгыз да җиңүчеләр. Сәхнәгә чыгып үз осталыкларыгызны, матурлыгыгызны күрсәттегез, башка кызларга тормышка юллама бирдегез, татар сылуы нинди булырга тиеш, шуның үрнәген күрсәттегез дип саныйм, — диде Елена Олег кызы.
Ә үзләренең чибәрлекләре, осталыклары, кыюлыклары белән тамашачыларны таң калдырган кызларны без тагын бер кат шәһәр Сабан туенда күрә алачакбыз. 2021 елгы Алабуга Сабан туе сылуы кем булыр? Моны без, әлбәттә, 12 июньдә Сабантуй бәйрәмендә беләчәкбез. Ул быел ипподромда узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачакГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.6600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.48400
-
25 май 2022 - 16:45Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан Табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала11600
-
25 май 2022 - 14:40Алабугада 14 яшьлек мотоциклчы автобуска бәрелеп үлгән аварияне видеокамера төшереп алган Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән.10400
-
27 май 2022 - 17:08Майның соңгы ике көнендә бакчага чыкмагыз! Бу ялларда утырту эшләрен төгәлләгез.8701
-
25 май 2022 - 16:03Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде Хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.8500
-
26 май 2022 - 07:02Геркулес — бакча үсемлекләре өчен файдалы Помидор һәм борычларга шундый ашлама сипсәң, черектән котылып булачак.8000
-
26 май 2022 - 08:24Алабугада «Иминлек каешы» профилактика чарасы башланды Алабуга автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.8000
-
26 май 2022 - 13:45Алабугада яшүсмерләр машина урлаган Бу хакта җирле полиция бүлегендә хәбәр итәләр.7700
-
26 май 2022 - 16:41Чаллы табиблары энә йоткан балаларны коткарган Яшүсмерләр инде өйләренә чыгарганнар.7700
-
25 май 2022 - 13:40Алда безне тагын озын яллар көтә Россиядә киләсе озын яллар июнь аенда булачак.7500
-
27 май 2022 - 15:32«Күбәләк кебек җәннәт болытлары өстендә очып йөридер» — Алабугада мотоциклчы үсмер вафат «Интертат»ның әлеге фаҗига турында язмасын тәкъдим итәбез.7500
-
25 май 2022 - 15:12Алабуга акыллы шәһәрләр бишлегенә керде Рейтингның беренче бишлегенә Татарстанның берьюлы ике шәһәре — Казан һәм Алабуга керде.6900
-
25 май 2022 - 10:46АО «Транснефть — Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть — Прикамье».6800
-
26 май 2022 - 13:14Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2022» конкурсында катнашырга чакыралар Төп шарт — татар телен белү.6700
-
25 май 2022 - 08:20Алабуга районы сулыкларында 15 браконьерлык челтәре алынды «Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.6600
-
26 май 2022 - 11:41Алабуга үзәк хастаханәсенә яңа эндовидеохирургия комплексы кайтты Яңа җиһазлар конкурста җиңгән өчен бирелде.6600
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачак Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.6600
-
27 май 2022 - 10:20Кайбер пенсионерларга бүгеннән 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.6600
-
27 май 2022 - 13:15АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров.6600
-
26 май 2022 - 16:22Алабуга уку йортларының берсендә Мәрҗани исемендәге татар теле кабинеты ачылды 10нчы күп профильле лицейда әлеге кабинетны ачуда хәйриячеләр өлеше зур.6500
-
27 май 2022 - 07:25Йомырка пешкән суны помидорга сибәргә киңәш итәләр Тик бөтен яшелчәгә дә ул су ярап бетми.6200
-
27 май 2022 - 16:47Эдуард Касыймов: җир язмышы, кеше язмышы «Алабуга нуры» газетасы «Мәшһүр кешеләр» проекты кысаларында, безнең шәһәр белнә бәйле тагын бер күренекле шәхесне искә төшерә.6200
-
27 май 2022 - 06:1527 майга йолдызнамә (2022) Бу көнне Зодиак билгеләренең барысына да шәхси тормышларына игътибарлырак булырга кирәк.6100
-
26 май 2022 - 14:41«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып була Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5600
-
27 май 2022 - 11:41«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә «Элеккечә түгел без генә» китабы сатыла Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.5600
-
27 май 2022 - 12:47Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Телефоны для консультаций: 8(843)221-76-54.5600
-
27 май 2022 - 14:36Алабуга урамында музыкант һәм гашыйклар фигуралары барлыкка килде Аларны Тынычлык проспектында урнаштырганнар.5200
-
28 май 2022 - 08:05Алабугада 1 июньдә узачак бәйрәм чарасының афишасы Сәгать 10.00дә «Чебурашка» паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак.2000
-
28 май 2022 - 09:20Алабугада футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1/8 финалы үтте Шәһәрнең Үзәк стадионында «Алабуга» һәм «Әлмәт» командалары арасында футбол матчы булды.1600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика