Алабуга нуры

Алабугада сайлаучыларның 80 проценттан артыгы яңартылган Конституция өчен тавыш бирде

Бу хакта Алабуга территориаль сайлау комиссиясе тәкъдим иткән саннар сөйли.

Шулай итеп, шәһәр буенча тавыш бирүгә килүнең гомуми проценты 84, 76 процент тәшкил иткән, район буенча әлеге сан 92, 06 процентка тиң, бу барлыгы 52471 сайлаучы.

Нәтиҗәләргә килгәндә, шәһәр буенча тавыш бирүчеләрнең 81, 48 проценты төзәтмәләрне хуплаган, 17,3 проценты «каршы» дип тавыш биргән.

Район буенча тавыш бирү нәтиҗәләре түбәндәгечә күренә: Конституциягә төзәтмәләр белән тавыш бирүчеләрнең 85, 51 проценты килешкән, 14, 49 проценты каршы чыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: