Алабуга нуры

Алабугада соңгы тәүлектә тагын 2 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 55 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Пациентларның барысы да өйдә дәвалана.
Казанда — 29, Чаллыда — 11, Аксубайда — 3, Актаныш, Алабуга һәм Нурлат районында — 2шәр, Әлки, Әлмәт, Югары Ослан, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

19 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 23 315 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 814 кеше савыккан, узган тәүлектә — 8 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: