Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Спас ярминкәсенә әзерлек башланды

Быел ул 15нче тапкыр узачак.

Спас ярминкәсендә катнашучыларны рәсми рәвештә теркәү башланды. Быел анда катнашучы осталар саны да артыр дип көтәләр. «Компонент+» ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе Дмитрий Ушаков билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр планлаштырыла, нигездә логистика өлкәсендә.

— Бу кунаклар трафигын һәм катнашучылар сәүдәсен яхшыртуны күздә тотып эшләнә. Элекке кебек үк, Гассар, Яр буе урамы һәм Шишкин буалары эшләячәк. Пассажирларга уңайлылык турында уйлыйбыз, — ди Дмитрий Ушаков.

Ярминкәне оештыручылар быел осталарны сайлап алуга зур игътибар бирәчәк.

— Спас ярминкәсендә катнашучы осталарны җентекләп сайлау турында музей хезмәткәрләре белән сөйләшкән идек инде. Гамәлдә үзен оста дип әйтүченең барысы да оста булып чыкмый. Былтыр теркәлгәннәр яхшы урыннар алачак, быел катнашучыларга да урыннар кала, — ди Дмитрий Ушаков.

Яңа концерт программасы, балалар өчен күбрәк күңел ачулар әзерлиләр.
— Спас ярминкәсенә хәзерлек ел әйләнәсе бара. Һава торышы яхшыруга, сәүдә нокталарын билгели башларбыз, — дип өстәде Дмитрий Ушаков.
Быел Бөтенсоюз Спас ярминкәсе 5-7 августка ниятләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев