Алабуга нуры

Алабугада өстәмә рәвештә 3 км юл ремонтланачак

Бу максатларга 35 млн. сум бүлеп бирелгән.

Быел Алабугада өстәмә рәвештә 3 км юл ремонтланачак. 35 миллион сум күләмендәге акча республика бюджетыннан бирелә. Шәһәр юлларыннан тыш, төзекләндерү эшләре Алабуга районының Танайка һәм Мальцево авылларында да планлаштырылган. 

Сүз уңаеннан, «Спецстройсервис» подрядчы оешмасы Әйләнеч шоссесы урамында ремонт эшләрен башлады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: