Алабуга нуры

Алабугада татар телен өйрәнү курслары эшли башлады

Дәресләрне Казан федераль университетының Алабуга институты укытучылары алып бара.

Алабугада татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус курслар эшли башлады. Беренче дәрсе әлифба китабы белән танышудан башланды. Укуларны Казан федераль университетының Алабуга институты укытучылары алып бара. Бу турыда «Татар-информ» сайтында хәбәр ителә.

Курсларга 270 кеше язылган, һәр төркемдә 15 кеше шөгыльләнә. Укулар 3 айга исәпләнгән.

Оештыручылар сүзләренчә, курсларга әлегә кадәр язылырга мөмкин.

Аны тәмамлаучылар ахырдан имтихан тапшыра, телне белү дәрәҗәсен күрсәткән сертификатлар бирелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: