Алабуга нуры

Алабугада территорияләрне төзекләндерү эшләре башланды

Эшләр барышында Чебурашка паркында эчәргә яраклы су белән 3 кечкенә фонтан урнаштырылды.

Алабугада территорияләрне төзекләндерү буенча зур күләмле эшләр башланды.

Шул уңайдан шәһәрнең Чебурашка паркында эчәргә яраклы су белән 3 кечкенә фонтан урнаштырылды, арысланнар паркы янындагы территориядә куакларны матурлап кистеләр, Гуляй-паркта вандаллар тарафыннан ватылган велосипедны төзәтеп кире урнаштырдылар. 

Кызганыч, вандаллар Ленин мәйданындагы яктырткычларны да ваткан. Алар шушы арада төзекләндереләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: