Алабуга нуры

Алабугада «Террорчылыкка каршы эшчәнлек» семинары узды

Ул онлайн режимда үтте.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты инициативасы белән КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданчыгында «Террорчылыкка каршы эшчәнлек» семинары узды.
Ул онлайн режимда үтте. Семинарда Татарстан Республикасы Иминлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Илдар Галиев һәм район башлыгының террорчылыкка каршы эш буенча ярдәмчесе Элина Малова катнашты. Семинарда катнашучылар террорчылык эшчәнлеге төрләре, шулай ук Татарстан Республикасы мисалында адреслы профилактик эш тәҗрибәсе, муниципаль АТК каршындагы эш төркемнәре эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: