Алабугада әти-әниләр һәм балалар катнашында “Ике йолдыз” бәйгесе узды

Анда катнашучы 29 гаилә "Колос" мәдәният йорты сәхнәсендә үз сәләтен күрсәтте. Чараны оештыручы 6 нчы балалар бакчасы мөдире Светлана Баталова киләсе елга аны төбәк күләмендә үткәрергә теләкләре барлыгын белдерде.
Чын йолдызлар чыгыш ясарлык итеп бизәлгән сәхнәгә иң беренче булып 22 нче балалар бакчасы вәкилләре күтәрелде. Ева һәм аның әнисе Татьяна Ярковалар Карлсон турында җырлады. Карлсон костюмын кигән әнисеннән ак күбәләктәй киенгән Ева бер дә калышмады. Сәхнәгә чыгучылар арасында төрле парлар бар иде. Мәсәлән, апалы-сеңелле Кира һәм Снежана Чаплыгиналар, Анастасия һәм Маргарита Юшиналар, абыйлы-сеңелле Миша һәм Ангелина Николаевлар, апалы-энеле Вероника Харитонова белән Вячеслав Конюхов, Анна һәм Данил Дарьиннар. Әбиле-оныклы парлардан Саҗидә ханым һәм Камилла Зариповалар ("Йолдызчыклар" дуэты, 29 нчы балалар бакчасы), кара-каршы җырлап, татар телендә "Әбием" җырын, ә Нина Колесникова оныгы Степан белән ("Сандугачлар" дуэты, 35 нче балалар бакчасы) удмурт халык җыры "Ялыка"ны башкарды. Җырның исеме биергә чакыруны аңлата. Әбисе әйтүенә караганда, бу дәртле көйне оныгы үзе сайлаган. Конкурс барышында мари телен дә ишетергә мөмкин булды. Әниле-уллы Анастасия Олеговна һәм Андрей Бочкаревлар ("Шонанпыл", ягъни "Салават күпере" дуэты, 29 балалар бакчасы) милли такмаклар җырлады. Әтиле-уллы пар берәү генә иде: 35 нче балалар бакчасына йөрүче Данияр Фазлыев әтисе Илназ белән ("Дуслык" дуэты) "Мин яратам сине, Татарстан!" җырын башкарды. Шулай итеп, 35 нче балалар бакчасыннан өч пар чыгыш ясады, һәм аларның барысын да тамашачылар озаклап алкышлады. Өченче пар "Җырлы гаилә" дуэты булды: Алсу Мөхәммәтҗанова әнисе Гөлназ белән "Әни кебек булам" җырын башкарды. 16 нчы балалар бакчасыннан да өч пар катнашты. 29, 28, 27 һәм 36 нчы балалар бакчалары икешәр пар әзерләгән.
Конкурсның яртысына якынлашканда, сәхнәгә өч "мушкетер" күтәрелде. Мыеклы әни елмаеп, залдагыларга:
- Без кагыйдәләрне бераз бозабыз, билгеле, дуэт түгел, трио булып чыктык. Нихәл итәсең, Портосның өйдә ялгызы каласы килмәде, - диде. Иң бәләкәй "мушкетер Портос"ка карап, рәхәтләнеп көлештеләр, чөнки ул үзе генә түгел иде: бәләкәй атына "атланган"! Әнә шулай 34 нче балалар бакчасыннан Асия Морозова 4 яшьлек кызы Агния һәм 2 яшьлек улы Тимофей белән, үзе гитарада уйнап, мушкетерлар җырын башкарды.
Жюрида районның мәктәпкәчә мәгариф бүлеге методисты Әлфинә Билалова, мәктәпкәчә мәгариф буенча баш белгеч Татьяна Исламова, методик берләшмәләр җитәкчесе Светлана Матвеева, 2 нче балалар музыка мәктәбе мөгаллимәсе Людмила Вәлитова, "Башак" мәдәният йорты директоры Анна Матвеева бар иде. Аларга җиңүчеләрне сайлау бик кыенга туры килгәндер, дип уйлыйм.
Жюри карары буенча әниле-кызлы Лилия һәм Айсель Шакировалар (17 нче балалар бакчасы "Шатлык" дуэты) һәм Анастасия Иванова туганының кызы Анастасия Мокшина белән (12 нче балалар бакчасы) беренче урынга чыкты.
Икенче урын Танайка балалар бакчасына йөрүче Софья Силкинага һәм аның исем анасы Вера Нурумовага; 31 нче балалар бакчасыннан Дарина Можгина һәм аның әнисе Светлана Зиннур кызына бирелде.
Өченче урында - әниле-кызлы Вера һәм Валерия Николаевалар (28 нче балалар бакчасы) һәм Наталья Иванова кызы Лина Терехина белән (16 нчы балалар бакчасы).
Конкурс конкурс инде. Күпме тырышлык, көч, хәзерлек таләп итә. Чыгыш алдыннан дулкынланулар күпме! Бер малайның әнисе, улының башыннан сыйпап торды, әллә үзен, әллә аны шулай тынычландырды. Кайберәүләрнең сәхнәдә үзләрен иркен тотулары искитәрлек иде. Мәсәлән, Данил Дарьин (6 нчы балалар бакчасы) тыныч кына башкаларның чыгышын карап утырды, сәхнәгә дә көн саен чыгыш ясаган кеше кебек менде. Апасы Анна белән ("Фантазерлар" дуэты) "Әгәр ышанмыйсың икән" җырын башкарды. Тавышы да бик матур.
- Сине кем шулай җырларга өйрәтте? - дип сорадым мин аннан.
- Бакчада, - булды җавап.
Үзенең уңганлыгына балалар бакчасын сәбәпче саный икән, димәк аңа анда бик яхшы. Җырларга да, биергә дә өйрәтәләр шул анда. Матур итеп шигырь сөйләргә дә. Теләгең генә булсын. Өйдә әти-әни дә баланың сәләтен үстерүгә игътибар бирсә, теләсә-кайсы конкурста катнашырга була.
Мәдинә МӨХӘММӘТҖАНОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 08:47«Алабуга нуры»на язылу ахырына якынлашаРайон газетасына 27 июньгә кадәр язылырга була.15500
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!34300
-
24 июнь 2022 - 08:47«Алабуга нуры»на язылу ахырына якынлаша Район газетасына 27 июньгә кадәр язылырга була.15500
-
24 июнь 2022 - 16:39Алабугада чыгарылыш сыйныф укучыларына медаль һәм аттестатлар тапшырылды Тантаналы чара бүген шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.11000
-
23 июнь 2022 - 16:40Алабуга Суворов училищесында аттестат тапшырдылар Хәрби училищены 39 курсант тәмамлады.9600
-
24 июнь 2022 - 16:06Алабуга хастаханәсендә яңа табиб-рентгенолог эшли башлады Бу хакта район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.9600
-
22 июнь 2022 - 16:40Татарстанда иртәгә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә Республикада алмашынучан болытлы һава булачак.8400
-
22 июнь 2022 - 16:11Алабугада «Чикләрсез талант» хәйрия концерты узачак Концерт Мәдәният сараенда үткәрелә.8300
-
22 июнь 2022 - 09:26Алабугада Яшьләр көнен 26 июньдә билгеләп үтәчәкләр Бәйрәм шушы якшәмбедә оештырыла.8200
-
23 июнь 2022 - 15:35Җырчы Ришат Төхвәтуллин үзенең кием брендын булдырган Ул үзен яңа өлкәдә сынап карарга булган.8100
-
23 июнь 2022 - 05:2023 июньгә йолдызнамә (2022) Пәнҗешәмбе, 23 июньдә, йолдызлар авырлыклар алдында каушап калмаска киңәш итә.8000
-
24 июнь 2022 - 10:41Күз хирургиясе үзәгендә күрү дәрәҗәсе кимүгә китерүче сәбәпләр турында сөйләделәр Күзләргә бәйле еш бирелә торган сорауларга югары категорияле офтальмохирург, медицина фәннәре кандидаты Алексей Расческов җавап бирә.7800
-
24 июнь 2022 - 14:04Алабугалылар Ленинград өлкәсендә Сабантуй уздырачаклар Бәйрәм иртәгә була.7800
-
22 июнь 2022 - 15:30Алабугада Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, барлык катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды.7100
-
23 июнь 2022 - 13:04Алабугада елга трамвае эшли башлый 24 июньнән М-8 теплоходы үз навигациясен башлый.6900
-
24 июнь 2022 - 09:24Алабугалылар Рөстәм Нуриевка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте Район башлыгы халыкны кабул итте.6900
-
24 июнь 2022 - 15:14Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә үтәчәк Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.6900
-
23 июнь 2022 - 13:26Алабугалыларның салым түләү турында мәгълүматны электрон почта яки смс-хәбәр аша алу мөмкинлеге бар Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә була.6700
-
24 июнь 2022 - 11:24Алабуга районында терлек азыгын әзерләү башланды Күпьеллык үләннәр 4752 гектар мәйдан алып тора, бу көннәрдә аны чабу бара.6700
-
22 июнь 2022 - 12:59Алабугалыларны контракт буенча хезмәт итәргә чакыралар Районның хәрби комиссариаты Татарстанның исемле (именные) батальоннарына хәрби хезмәткә контракт төзү өчен сайлап алуны дәвам итә.6600
-
22 июнь 2022 - 14:07«Алабуга»га бөтен илдән студентлар киләчәк 2022 елның җәендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында студентларның хезмәт проекты тормышка ашырылачак.6500
-
24 июнь 2022 - 13:23Алабугалылар — Россиядә иң көчле триатлончылар Татарстанның башкаласында алтынчы тапкыр триатлон буенча легендар ярышлар булды.6500
-
22 июнь 2022 - 13:45Алабугада ике укучы БДИ буенча 100 балл алган Алар рус теле һәм әдәбияты буенча имтиханнарын 100 баллга тапшырганнар.6300
-
23 июнь 2022 - 15:00«Новая Кама» сайты «Минем чәчәкле ишегалдым» фотоконкурсы игълан итә Үзегезнең чәчәкле бакчагызның, йорт яны территорияләрегезнең, клумбаларыгызның фотоларын җибәрегез.6100
-
22 июнь 2022 - 14:58АО «Транснефть — Прикамье» повышает надежность производственных объектов АО «Транснефть — Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Кировской области.6000
-
23 июнь 2022 - 09:51КФУның Алабуга институтын тәмамлаучыларның Бердәм очрашу көне узачак Очрашу шушы шимбәдә үткәрелә.5800
-
23 июнь 2022 - 10:22Алабуга полицейскийлары наркотикларга каршы акция уздырды Алар үтеп баручыларга наркотик матдәләрнең зыяны һәм аларны куллануның хокукый нәтиҗәләре турында мәгълүмати буклетлар таратты.5700
-
23 июнь 2022 - 06:42Роман Вильфанд быелгы җәйдә узган елгы кебек эсселек булмас дип фаразлый 2022 елның җәендә Россиядә узган елгы эсселекнең кабатлану ихтималы аз.5500
-
23 июнь 2022 - 14:14Алабуга районында 4014 метр юл ремонтланачак Бу максатларга 86 миллион сум акча тотылачак.5500
-
25 июнь 2022 - 08:16Алабугада Яшьләр көне-2022: лазертаг, һава шарында очу һәм җәядән ату Бәйрәм шушы якшәмбедә оештырыла.5400
-
22 июнь 2022 - 08:29Алабугада Украинада һәлак булган хәрби хезмәткәр белән хушлаштылар Хушлашу «Җәмигъ» мәчете территориясендә узды.5200
-
25 июнь 2022 - 16:27Алабугалы Җәмигъ мәчете территориясендә шәһәрдә иң тәмле пылау пешерә Пылау пешерү остасы белән әңгәмә.4800
-
22 июнь 2022 - 10:53Алабугада балалар поликлиникасы фасадын ремонтлыйлар Бу хакта район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.4500
-
24 июнь 2022 - 05:2124 июньгә йолдызнамә (2022) Бүген матди байлыкка нигез салу өчен уңай көн. Моның өчен бары тик инициативаны кулдан ычкындырмаска гына кирәк.4500
-
23 июнь 2022 - 09:22Алабугада «Хәтер шәме» акциясе узды Полиция хезмәткәрләре һәм Иҗтимагый совет әгъзалары «Хәтер шәме» акциясендә катнашты.4400
-
24 июнь 2022 - 08:37Киләсе атнада Татарстанда һава температурасы төшәчәк Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлы һәм яшенле яңгырлы, тотрыксыз һава торышы саклана.4400
-
23 июнь 2022 - 08:00Алабугада өч ай эчендә 7 велосипед урлаганнар Бу хакта полиция бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.4300
-
24 июнь 2022 - 06:55Табиб колак шаулауның куркыныч авыру билгесе булуын әйтте Колак шаулаганда кичекмәстән табибка күренергә кирәк.4200
-
25 июнь 2022 - 10:03Алабугалылар шәһәрдә чәчәк урлаучыларга зарлана Берьеллык үсентеләрне утыртуга ук, кайбер шәһәрдәшләр аларны казый да башлады.4100
-
22 июнь 2022 - 11:47Нефтепроводчики приняли участие в фестивале «Военные игры «Элбэдэн» В этом году в событии участвовали 333 реконструктора из шести федеральных округов Российской Федерации.4000
-
25 июнь 2022 - 11:26Алабугалыларга бакча йортларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр Җәй җитүгә, күп кенә бакчачылар бакчаларында яши башлый.4000
-
25 июнь 2022 - 15:01Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов: «Адәм баласы башка кешеләргә карата ярдәмчел булырга, игелек кылырга тиеш» 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу кысаларында «Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе бара.3800
-
25 июнь 2022 - 13:01«Август-Алабуга» предприятиесе шәһәрдә футбол үстерүгә миллион сумнан артык акча бирде Быел заводның өстенлекле иҗтимагый проектлары исемлегенә районда спорт үстерү дә керде.3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика