Алабуга нуры

Алабугада тәүлек эчендә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән

Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
21 кеше хастаханәләргә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр —4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 17 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган. 
Казанда 19, Чаллыда 9 кеше вирус йоктырган. Түбән Кама һәм Норлат районнарында икешәр, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
18 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 4078 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 2907 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 33 кеше. 
фото:pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: