Алабуга нуры

Алабугада тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән

Алабуга районында барлыгы COVID-19 белән авыруның 42 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 51 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 15 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 16 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган. 
География: 
Казан — 26 
Яр Чаллы — 16 
Арча — 1 
Әтнә — 1 
Яшел Үзән — 1 
Нурлат — 3
Тукай — 1.
Чистай — 1 
Ютазы — 1
4 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 3402 очрагы теркәлгән.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: