Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар мәсьәләсе буенча күчмә кабул итү булачак

Шәхси сораулар буенча халыкны торак-коммуналь хезмәтләр өчен Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе кабул итә.

10 августта Алабугада Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты җитәкчелеге шәхси кабул итү оештыра. Күчмә кабул итүне торак-коммуналь хезмәтләр өчен Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Станиславович Груничев алып барачак.

Гражданнарны кабул итү Министрлар Кабинетының 13.11.2006 ел, № 537 карары нигезендә, Дәүләт комитеты компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча (коммуналь хезмәтләргә бәяләр, тарифлар билгеләү өлешендә) башкарылачак.

Халыкны шәхси сораулар буенча 10 августта 14.00 сәгатьтә Нефтьчеләр пр., 30 адресы буенча АМР Советының кече залында кабул итәчәкләр. 

Битлек булу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев