Алабуга нуры

Алабугада ТР баш суд приставы гражданнарны кабул итәчәк

Район халкы үз сорауларын сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр бирә ала.

9 февральдә Алабуга районы суд приставлары бүлегендә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе — Татарстан Республикасының баш суд приставы Әнвәр Закиров гражданнарны кабул итәчәк.
Район халкы үз сорауларын сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча бирә ала: Алабуга шәһәре, Төзүчеләр урамы, 6Б йорт. Алдан язылу өчен телефон: 8-986-720-51-72.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: