Алабуга нуры

Алабугада участок полиция пунктларын тикшерделәр

Җәмәгатьчеләр полиция участогы вәкилләре белән сөйләште һәм аларның нинди шартларда хезмәт итүләрен белде.

Алабуга районы буенча Россиянең ЭЭМ каршындагы Җәмәгать советы рәисе Михаил Красильников һәм шул ук совет әгъзасы Татьяна Бурдина полиция участогы пунктларына барып, стендлардагы мәгълүматның тулылыгын, бүлмәләрнең санитар-техник торышын тикшерде. Эшнең яхшы оештырылганын билгеләп, полиция хезмәтендәгеләргә рәхмәт белдерделәр. Терәк пунктлар торышы канәгатьләнерлек дип бәяләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: