Алабуга нуры

Алабугада ут белән саксыз эш итү аркасында өч янгын чыккан

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 

19 июльдән 25 июльгә кадәр янгын-коткару бүлегенең элемтә пультына янгыннар турында 3 хәбәр килгән. Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хәбәр итә.

Беренче очракта авария нәтиҗәсендә транспорт чарасы янган, икенче очракта — Мәскәү урамы буенча урнашкан бинага ут капкан, өченчесе чүп-чар яну белән бәйле. 

Янгыннарның төп сәбәбе — ут белән саксыз эш итү. Ут нәтиҗәсендә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: