Алабуга нуры

Алабугада узган беренче язгы өмәдә меңнән артык кеше катнашты

Массакүләм җыештыруда катнашучылар карны таратты һәм кыш буе җыелган чүп-чардан арындырды.

3 апрельдә Алабугада быел беренче өмә узды, анда барлыгы бер меңнән артык кеше катнашты.

Өмә территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык кысаларында үтте. Массакүләм җыештыруда катнашучылар карны таратты һәм кыш буе җыелган чүп-чардан арындырды.

Үз территорияләрен шәһәр Мәдәният сарае коллективы да чистартты. Методист Фәния Фатыйхова билгеләп үткәнчә, Мәдәният сараеның 17 хезмәткәре территорияне җыештырырга күтәренке кәеф белән чыкты. Әле бит учреждение шәһәр үзәгендә урнашкан, аның тирә-ягы да чиста булырга тиеш.

Үз территорияләрен чистартырга АМР Советы һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре дә чыкты. Алар территорияләрне Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә тәртипкә китерде. Үзенең коллективы белән район башлыгы урынбасары Олег Колпаков, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина да көрәкләрен кулларына алды.

— Без шәһәрнең матурлыгы өчен җаваплы, һәр җитәкче дә моны аңларга тиеш дип саныйм. Бу шулай ук коллектив белән формаль булмаган шартларда аралашу өчен менә дигән мөмкинлек, — дип билгеләп үтте район башлыгы.

— Шундый матур, кояшлы көндә без коллективыбыз белән өмәгә чыктык, карлар тизрәк эреп бетсен һәм шәһәребез тагын да матурлансын өчен эшлибез. Һәр шимбәдә шундый җыештырулар үткәрүне планлаштырабыз, — диде АМР Советы аппараты җитәкчесе Чулпан Хәбибуллина.

— Без карны тараттык. Мондый һава торышында кар ике көн эчендә эреп бетәргә тиеш. Барлык хезмәт коллективларының шимбә өмәсенә кушылуын сорыйбыз, шәһәребезне чиста тотыйк, — диде АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Тимур Никонов.

Нефтьчеләр проспекты буйлап аска таба тагын башка битараф булмаган алабугалыларны күрергә мөмкин иде.

— Үз шәһәрен яраткан монда яшәүчеләр буларак, без дә өмәгә чыктык. Бүген без Мәдәният сарае янындагы светофордан алып Нефтьчеләр проспектындагы 34а га кадәр булган участокны кардан чистарттык, — диде Үзәк стадион директоры Михаил Леонтьев.

Моннан тыш, өмәгә белем бирү оешмасы хезмәткәрләре, Үзәк хастаханә, Алабуга азык-төлек комбинаты, урман хуҗалыгы, Суворов училищесы, КФУның Алабуга филиалы, Алабуга политехника көллияте һәм башка оешма хезмәткәрләре чыккан иде. Әмма, кызганычка каршы, җыештыруга чыкмауны кирәк санаган оешмалар да бар иде. Алар арасында Тимер-бетон эшләнмәләр заводы коллективы да бар, аларның үзәк ишек янында кар өемнәре өелеп тора.

Үз территорияләрендә тәртип урнаштырырга теләмәгән кибет хезмәткәрләре дә бар.

— Беренче өмә буенча тәнкыйтьләмибез, әмма шелтәләр аз түгел. Күп кенә оешмалар җыештырырга чыкмады, сату нокталары үз территориясен карамый. Мине безнең социаль объектлар территорияләре борчый, аларда да алай ук тәртип күрмим. Шуңа күрә, төзекләндерү планы нигезендә территорияне тәртипкә китерү өчен, штраф санкцияләре дә кулланырга кирәк. Без тәртип урнаштырмаган кешеләрне үгетләмибез, безнең гамәлләр эзлекле һәм катгый булырга тиеш, — диде сишәмбе көнне планерка барышында Рөстәм Нуриев.

Сүз уңаеннан, штраф суммалары бик зур: физик затлар өчен 2 меңнән 3 мең 500 сумга кадәр, вазифаи затлар өчен — 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затлар өчен — 200 меңнән 500 меңгә кадәр. Ләкин өмәгә чыгу һәм тәртип урнаштыру яхшырак булмасмы — акча да янга калыр, территориянең чисталыгы күзләрне камаштырыр?

Билгеләп үтик, мондый шимбә өмәләрен һәр шимбәдә, ә карлар эреп бетү белән чәршәмбе көнне дә өмәләр үткәрү планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: