Алабуга нуры

Алабугада Ветераннар советының яңа рәисен тәкъдим иттеләр

Таныштыру гомумшәһәр планеркасында узды.

Бүген шәһәр планеркасында ветераннар советы рәисен тәкъдим иттеләр. Исегезгә төшерәбез, бу вазифага Геннадий Баганов билгеләнгән иде.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, күпләр яңа рәис кандидатурасын хуплады, Ул шәһәр тарихы белән яхшы таныш, районда күп кенә кешеләрне белә, алга таба эшләү өчен идеяләре күп.

Геннадий Баганов җавап сүзендә ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм беренче чиратта башлангыч ветеран оешмалары белән эшне җайга салырга ниятләвен билгеләп үтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: