Алабуга нуры

Алабугада ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырылачак

Алабугада ветераннарга азык-төлек җыелмаларын тапшыру 26 апрельдә башланачак һәм 9 майга кадәр дәвам итәчәк.

Республика хакимиятеннән азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткаларын Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары алачак.
Бүгенге көндә Алабуга районында барлыгы 18 сугыш ветераны яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: