Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясенә йомгак ясадылар

Акция барышында алабугалылар 7003 азык-төлек җыелмасы алды.

Алабугада «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясенә йомгак ясадылар. Исегезгә төшерәбез, ул 3 ай дәвамында барды һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган иде. Акция барышында алабугалылар 7003 азык-төлек җыелмасы алды:
- 746 кеше — керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдән 8 яшьтән өлкәнрәк балалар;
- 12 кеше — ата-аналарның берсе алимент түләүдән качып йөреп, керемнәре җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдән балалар;
- опека һәм попечительлек буенча вазифалар түләүсез нигездә башкарылган 80 гаилә; 
-  социаль куркыныч хәлдә булган 30 гаилә;
- 295 кеше — яшәү дәрәҗәсе түбән булган 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар;
- 215 кеше — әти-әниләре кризистан аеруча зыян күргән тармакларда эшләүче, йә булмаса үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләр булган балалар.
Әмма бу акция белән генә мохтаҗларга ярдәм итү әле тәмамланмый. Хәзер "Татнефть«тән азык-төлек җыелмалары моңа кадәр аларны алмаган гражданнар категорияләренә бүлеп биреләчәк. Болар — I төркем инвалидлар һәм өч балалы гаиләләр. Аларга барлыгы 1600 җыелма бирү каралган. Калганнар «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» һәм «Игелекле китерү» программалары кысаларында ярдәм алды. Мондый карар Иҗтимагый Совет тарафыннан кабул ителде.
Фото: АМР башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев