Алабуга нуры

Алабугада яшь рәссамнарның V Халыкара иҗат лабораториясе узачак

Бу хакта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хәбәр итә.

1-10 августта Алабугада яшь рәссамнарның V Халыкара «BASHNYA» иҗат лабораториясе узачак. Бу проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Санкт-Петербургның А. Л.Штиглиц исемендәге дәүләт академиясе ярдәме, Беларусиянең һәм Алабуганың мактаулы консулы Константин Анисимов катнашы белән үткәрелә. 

Лабораториядә илнең һәм чит илләрнең төрле почмакларыннан 17 рәссам катнашачак.

10 августта, йомгаклау күргәзмәсендә быел һәм узган елларда иҗат лабораториясендә оештырылган эшләр тәкъдим ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: