Алабуга нуры

Алабугада язгы ярминкәләр эшли башлаячак

Халык ярминкәләре 6 февральдә ике урында үтәчәк.

Алабугада 6 февральдән язгы халык ярминкәләре эшли башлаячак, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. 

Ярминкәләрне шәһәрнең ике мәйданчыгында үткәрү күздә тотыла. Шимбә көннәрендә — «Мираж» сәүдә үзәге каршында, якшәмбе көннәрендә — Ленин мәйданында. Ярминкә сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр эшли. 

Алабугалылар ит, сөт, йомырка, яшелчә, бал кебек фермер продуктлары һәм кул эшләнмәләре сатып ала алачак. 

Оештыручылар азык-төлек һәм башка товаларның киң ассортиментын вәгъдә итә. 

Ярминкәдә Алабуганың авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләр һәм үзмәшгульләр катнаша. Бу категория гражданнарга ярминкәдә эшмәкәр сыйфатында катнашу өчен 3-83-81 телефоны буенча шалтыратып заявка калдырырга кирәк. 

Язгы ярминкәләр шәһәр җитәкчелеге һәм крестьян (фермерлык) хуҗалыклары инициативасы буенча үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: