Алабуга нуры

Алабугада «Язмышларда — тарих. Алабуга» («История в лицах. Елабуга») китабы тәкъдим ителде

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең конференц-залында «Өяз шәһәре тарихы» дигән фәнни-белем бирү проекты ачылды. Чара барышында шулай ук «Язмышларда — тарих. Алабуга» («История в лицах. Елабуга») китабы тәкъдим ителде.

Кунакларны Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко сәламләде. 
— Алабугада туган як тарихын өйрәнү бер генә минутка да туктатылмады. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге, Алабуга институтының тарих кафедрасы тарихчылары-укытучылары кебек үк, архивларда, үз фондларында эзләнү эшләре алып барды. Көннән-көн яңа исемнәр, яңа тарихи вакыйгалар ачуыбызга бик шатмын, — дип билгеләп үтте ул.
Утырыш барышында туган якны өйрәнүче Вера Дулуб, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең мәдәни мирас объектларын мониторинглау бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Җәүдәт Галимов, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Көмеш гасыр китапханәсе методисты Оксана Есипова, Н.А. Дурова музей-утары фәнни хезмәткәре Светлана Митрофанова чыгыш ясадылар.
Өлкәннәр белән беррәттән Троицк зираты турындагы докладны Надежда Дурова секциясендә «Россия данын арттырган исемнәр» Республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңүче, 6нчы урта мәктәп укучысы Арина Александрова тәкъдим итте. Чыгыш ясаганнан соң, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко аны җиңүе белән котлады, диплом һәм ябалак сыны тапшырды.
Чарада шулай ук Стахеевлар гаиләсе нәселеннән Ирина Солнцева-Стахеева, Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова, мәктәп укытучылары, туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар бар иде. Катнашучыларга «Язмышларда — тарих. Алабуга» китабының беренче нөсхәләре тапшырылды. Шулай ук яңа китапны тәкъдир итү дә узды.
Китапны бастыру «Татнефть» җәмгыятенең музей-ядкарьлеккә фәнни-методик ярдәм күрсәтү гранты ярдәмендә мөмкин булды. Китапның авторлары — шәһәрнең Тарих музее мөдире Екатерина Кашапова һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең мәгълүмат-нәшрият бүлеге мөхәррире Наталья Берестова. Монда Алабуга ягы тарихы белән бәйле 259 тарихи шәхес турында мәгълүмат урын алган. Әлеге китапта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев турында да мәгълүмат бар. 
— Бай тарихлы шәһәргә җибәргәне өчен язмышка, республика Президентына мин чиксез рәхмәтле. Мондый китаплар булмаса, без бу тарихның бер өлешен югалтырга мөмкин. Музей-ядкарьлек аны саклап калырга ярдәм итә, ә без — муниципалитет, сәнәгать предприятиеләре яңа тарих булдырачакбыз. Без юллар ясарга, кар чистартырга, үз эшебезне камилләштерергә тиеш. Авторга зур хезмәте өчен рәхмәт белдерәсем килә, — диде Рөстәм Нуриев.
Җыентык музей-ядкарьлек фондларында саклана торган һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән архивлар тарафыннан бирелгән материаллар, шулай ук вакытлы һәм китап басмаларында фәнни һәм туган якны өйрәнү язмалары нигезендә төзелгән. Беренче тапкыр бер тышлык астында мәгълүматлар тупланган, аларның шактый өлеше элек беркайда да басылып чыкмаган.
— Буыннар чылбырын өзмичә, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буыннар арасында арадашчы ролен үтәүчеләргә, ата-бабаларыбызның истәлеген кадерләп саклап, алар турында безнең белән уртаклашучыларга, гомумән, залда утыручы һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Музейда бирелгән мәгълүматны кесәгә салып алып кайтып китеп булмый, укып кына барысы да истә дә калмый, берьюлы үзләштереп тә булмый. Шуңа күрә шундый китап чыгару турында фикер туды, — дип сөйләде китап авторы Екатерина Кашапова.
ТАССРның атказанган табибы Леонид Нечаевның кызы Лариса Леонидовна китапны тәкъдир итү чарасына абыйсы белән килгән иде.
— Әлеге китапны бүләк итеп бирүләренә без бик шатбыз. Ул безнең өйдәге китапханәдә мактаулы урын алачак, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Китапның тиражы зур булмаса да, аны теләге булган һәркем укый ала. Ул Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең сайтында да электрон вариантта урнаштырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: