«Алабугада җәйге кичләр» фестивален 42 мең кеше карады
Дүрт концертта 200гә якын музыкант катнашты.
14-17 ноябрьдә Алабугада Борис Березовский фестивале узды. Дүрт көн эчендә ачык һавадагы концертны 42 000 тирәсе кеше, ә турыдан-туры трансляцияләрне якынча 22 000 кеше караган. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Дүрт концертта Мәскәү, Санкт-Петербург, Киров, Ковров, Казан, Уфа, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән 200гә якын музыкант катнашты. Танылган башкаручылар белән беррәттән сәхнәгә Мәскәү, Екатеринбург һәм Алтай Республикаларыннан яшь музыкантлар чыкты. Фестивальнең иң кечкенә артисты — җиде яшьлек скрипкачы Лука Морозов Яр Чаллыдан килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев