Алабуга нуры

Алабугада заманча этносәнгать буенча халыкара арт-симпозиум нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр

Быел проектта Әзербәйҗан, Казахстан, Россия, Үзбәкстаннан 35 рәссам катнашты.

Алабугада  заманча этносәнгать буенча халыкара арт-симпозиум нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча сәнгать музеенда рәссамнар өчен 10 көнлек күргәзмә ачылды.

Симпозиумда катнашучылар картиналарында төзүчеләр, умартачылар, балыкчылар, тукучылар һәм башка һөнәр ияләрен сурәтлгән. Алар барысы да төрле стиль һәм ысул белән башкарылган, ләкин аларны бер нәрсә берләштерә – алар кеше хезмәтен данлый.

− Мин һәр елны күргәзмә буйлап йөрим һәм, беренче тапкыр, 10 көн эчендә иҗат ителгәннәрне күргәч, башыма шундый фикер килде: башка бер җирдә дә мондагы кебек искиткеч әсәрләр туа алмас. Һәр очрашуда мин Алабуга – ул бу җирдә яшәүче барлык иҗат кешесе өчен илһам чыганагы дип әйтәм, – диде АДМЯ генераль директоры Гөлзада Руденко үзенең сәламләү сүзендә.

Симпозиумны оештыручылар әйтүенчә, талантлы кешеләр шундый катлаулы темага да көче җитте һәм гаҗәеп картиналар барлыкка килде.
Барысын да Алабуга районы башлыгы исеменнән сәламләгән Ленра Нургаянов, райбашкарма комитеты җитәкчесе:

− Бу күргәзмә минем өчен бик якын һәм кадерле. Мин хезмәт кешесен, авыл хуҗалыгын, урып-җыюны, механизаторны күрәм. Бу искиткеч хезмәтләргә карап, бу залда утыручы һәркем безнең көнкүреш, мәдәният, тарихны искә алгандыр. Без боларның барысын да кадерлибез һәм саклыйбыз. Менә дигән күргәзмә! – дип белдерде.

Быел проектта Әзербәйҗан, Казахстан, Россия, Үзбәкстаннан 35 рәссам катнашты. Аларның иң яшенә – 22, иң олысына 75 яшь. Алар Алабугада 10 көн эчендә 130 хезмәт: 50 рәсем сәнгате, 11 графика һәм 69 декоратив-гамәли сәнгать үрнәге иҗат иткән.

17 ел эчендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының арт-проектларында 32 илдән барлыгы 37 халык вәкиле – бер меңнән артык кеше катнашты.

− Әле бер ел элек кенә мин шулкадәр оста рәссамнар җыелган Алабугага барырмын дип күз алдыма да китермәгән идем. Мин бик күп дуслар таптым, бу шәһәрнең искиткеч кешеләре белән таныштым, алар ачык йөз белән каршы алдылар. Программа бик зур иде, эшләп кенә калмыйча, иҗади яктан да аралаштык. Бу симпозиум минем өчен чын ачыш һәм аннан алган тәэсирләр гомер буена җитәрлек, – дип фикерләрен уртаклашты Әзербайҗаннан Эльдар Бабазаде.

– Әлеге чара турында күп еллар ишетә киллдем һәм Алабугага килү – зур хыялым иде. Аны тормышка ашырганнары өчен рәхмәт. Мин бу зур гаиләнең бер өлеше булуыма шатмын, – диде Россия Рәссамнар берлегенең Мари төбәк бүлеге рәисе Анна Санникова.

Теләгән һәркем рәссамнарның эшләрен күрә алачак. Күргәзмә 19 августка кадәр дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: