Алабуга нуры

Алабугага эш визиты белән Гүзәл Удачина киләчәк

Эш визиты 3 мартка планлаштырылган.

3 мартта Алабугага эш визиты белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина киләчәк.

Визит барышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Алабуга районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышырга әзер. Алабугалылар 3-03-45 һәм 4-51-99 телефоннары буенча кабул итүгә языла ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: