Алабуга нуры

Алабугага коронавирустан вакцина бу атнада кайтачак

Барлыгы COVID-19дан 20 доза вакцина кайтарылачак.

Бу атнада Алабугага «Спутник V» — коронавирустан беренче вакцина кайтарылыр дип көтелә.

Барлыгы COVID-19дан 20 доза вакцина кайтарылачак. АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, беренче булып риск төркемендә булган гражданнарга — медицина хезмәткәрләренә вакцина ясаячаклар. Вакцинация алдыннан антитәнчекләргә тикшеренүләр үткәреләчәк, дип хәбәр итәләр Алабуга Үзәк район хастаханәсендә. Алабугага киләсе вакцина партиясе ел ахырына кадәр кайтарылыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: