Алабугалы кандала һәм тараканнарга зарлана

Бу проблема белән ул район башлыгы урынбасары Олег Колпаков янына килгән.
Нефтьчеләр проспекты буенча 12нче йортта яшәүчеләр шапшак күршелеккә түзеп торырга мәҗбүр.
Кайчандыр тулай торак булган йорт тора-бара кагыйдәсез һәм тәртипсез үтеп йөрмәле ишегалды кебек булды. Анда хәтта җыештыручылар да озак эшли алмый. Пычраклыкка, тынгысыз һәм эчкече, чүп тулы капларын баскыч идәнендә үк ташлап калдыручы халыкка түземлекләре җитми аларның. Гомумйорт милкенең яраксызга әйләнеп баруы биредә яшәүче Алена Калашникованы бик борчый.
Бу проблема белән ул район башлыгы урынбасары Олег Колпаков янына килгән.
— Безнең йортта эчкече күршеләр бик күп, алар болдырга чыгып, спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Берничә тапкыр полициягә дә мөрәҗәгать итеп карадык, аларга штраф кына язалар да, башка чаралар күрелми. Бинада санитар нормалар сакланмый — бөтен җирдә кандала, тараканнар. Элек беренче катта душ бүлмәләре эшли иде, хәзер анда кибетләр урнашкан. Аш бүлмәләреннән дә берни калмады — аларда фатир яллаучылар тора. Ашарга үз бүлмәбездә электр плитәләрендә әзерлибез, янгын чыгуыннан куркыныч, — ди Алена Калашникова.
Янгын бу йортта булган инде. ТКХ департаменты директоры Андрей Томилин сөйләгәнчә, идарәче компания гомуми файдалану урыннарында, ягъни коридорларда гына дератизация үткәрә, бүлмәләрдә һәркем ясарга тиеш. Нәтиҗәсе яхшы булсынга, аны бер үк вакытта эшләргә кирәк.
— 2017 елдан 2021 елга хәтле бүлмәне дератизацияләүгә дүрт гариза алынды, алар үтәлде. 2017 елда капиталь ремонт барышында йорт эчендәге электр челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барылды. Шушы елның сигез аенда «Ачык Алабуга» Бердәм диспетчер хезмәтенә 31 гариза килде, шул исәптән коридорда ут булмауга Алена Калашниковадан да. Гозерләр үтәлгән, — ди Андрей Томилин.
Әлеге йортта торучыларның барысы да начар түгел, ләкин уңайсызлык тудыручылар аркасында, башкалар да интегә. Өстәвенә, бу йортның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 4 миллион сумга җиткән. Алабугада ТКХ әҗәте буенча ул икенче, беренче урында — Мәрҗани урамындагы 7нче йорт. Билгеле, йортны төзекләндерүгә чаралар кирәк, бурычлар аркасында, әлегә андый мөмкинлек юк. ТКХ өчен биредә яшәүчеләрнең 70 проценты түләми.
— Беренче подъездда ремонт былтыр ясалды, әмма быел аннан берни дә калмаган инде. 2017 елда электр белән тәэмин итү системасы капиталь төзекләндерелде. Электр үткәргечләрен тулысынча алыштырдылар. Үткәргечләрне тамыры белән йолкыйлар, плафоннарны урлыйлар, лампочкаларны ваталар, — дип сөйләде ТКХ департаменты директоры.
Район башлыгы урынбасары Олег Колпаков йортта яшәүчеләр белән бергәләп планнан тыш дератизация уздырырга тәкъдим итте. Йорт коридор төрендә булганга, аларга кат саен гомуми тимер ишек куярга киңәш иттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачакГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.42500
-
25 май 2022 - 16:45Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан Табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала11600
-
25 май 2022 - 14:40Алабугада 14 яшьлек мотоциклчы автобуска бәрелеп үлгән аварияне видеокамера төшереп алган Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән.10400
-
25 май 2022 - 16:03Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде Хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.8500
-
26 май 2022 - 08:24Алабугада «Иминлек каешы» профилактика чарасы башланды Алабуга автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.7900
-
26 май 2022 - 16:41Чаллы табиблары энә йоткан балаларны коткарган Яшүсмерләр инде өйләренә чыгарганнар.7700
-
26 май 2022 - 07:02Геркулес — бакча үсемлекләре өчен файдалы Помидор һәм борычларга шундый ашлама сипсәң, черектән котылып булачак.7600
-
26 май 2022 - 13:45Алабугада яшүсмерләр машина урлаган Бу хакта җирле полиция бүлегендә хәбәр итәләр.7600
-
25 май 2022 - 13:40Алда безне тагын озын яллар көтә Россиядә киләсе озын яллар июнь аенда булачак.7500
-
25 май 2022 - 15:12Алабуга акыллы шәһәрләр бишлегенә керде Рейтингның беренче бишлегенә Татарстанның берьюлы ике шәһәре — Казан һәм Алабуга керде.6900
-
26 май 2022 - 11:41Алабуга үзәк хастаханәсенә яңа эндовидеохирургия комплексы кайтты Яңа җиһазлар конкурста җиңгән өчен бирелде.6600
-
25 май 2022 - 10:46АО «Транснефть — Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть — Прикамье».6500
-
26 май 2022 - 13:14Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2022» конкурсында катнашырга чакыралар Төп шарт — татар телен белү.6500
-
26 май 2022 - 16:22Алабуга уку йортларының берсендә Мәрҗани исемендәге татар теле кабинеты ачылды 10нчы күп профильле лицейда әлеге кабинетны ачуда хәйриячеләр өлеше зур.6500
-
27 май 2022 - 17:08Майның соңгы ике көнендә бакчага чыкмагыз! Бу ялларда утырту эшләрен төгәлләгез.6501
-
25 май 2022 - 08:20Алабуга районы сулыкларында 15 браконьерлык челтәре алынды «Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.6400
-
27 май 2022 - 07:25Йомырка пешкән суны помидорга сибәргә киңәш итәләр Тик бөтен яшелчәгә дә ул су ярап бетми.6100
-
27 май 2022 - 10:20Кайбер пенсионерларга бүгеннән 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.5900
-
26 май 2022 - 14:41«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып була Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5600
-
27 май 2022 - 15:32«Күбәләк кебек җәннәт болытлары өстендә очып йөридер» — Алабугада мотоциклчы үсмер вафат «Интертат»ның әлеге фаҗига турында язмасын тәкъдим итәбез.5600
-
27 май 2022 - 06:1527 майга йолдызнамә (2022) Бу көнне Зодиак билгеләренең барысына да шәхси тормышларына игътибарлырак булырга кирәк.5500
-
27 май 2022 - 13:15АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров.5400
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачак Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5200
-
27 май 2022 - 11:41«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә «Элеккечә түгел без генә» китабы сатыла Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.4600
-
27 май 2022 - 12:47Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Телефоны для консультаций: 8(843)221-76-54.4500
-
27 май 2022 - 16:47Эдуард Касыймов: җир язмышы, кеше язмышы «Алабуга нуры» газетасы «Мәшһүр кешеләр» проекты кысаларында, безнең шәһәр белнә бәйле тагын бер күренекле шәхесне искә төшерә.4400
-
27 май 2022 - 14:36Алабуга урамында музыкант һәм гашыйклар фигуралары барлыкка килде Аларны Тынычлык проспектында урнаштырганнар.4000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика