Алабуга нуры

АЛАБУГАЛЫ – ХАЛЫКАРА ЯРЫШЛАР ҖИҢҮЧЕСЕ

Пермь Халыкара марафонында Алабуга чабучысы Фәнил Хәзиев бронза медаленә ия булды.

Ярышларда дөньяның 16 иленнән 6,5 мең  спортчы катнашты. Моның турында “Татар-информ” хәбәр итә. Марафончылар 4 дистанциягә йөгерде. Фәнил Хәзиев сүзенчә, яңгырлы һәм салкын көнгә карамастан, ярыш “кызу” булды.

– Мин 21 километр йөгердем, ярышта минем белән бергә 1080 кеше катнашты. Призер булырга күптән хыяллана идем һәм менә хыялым тормышка ашты. Трасса авыр иде, аны 1 сәгать 20 минутта узармын дип уйлаган идем, әмма финишка 1 сәгать 26 минутта килеп җиттем, − диде Алабуга спортчысы. Фәнил Хәзиев җәядән ату тренеры булып эшли. 54 яшьлек алабугалы көн саен 20-30 километр йөгерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: