Алабуга нуры

Алабугалыларны "Көнчыгыштан яктылык" иҗат кичәсенә чакыралар

"Иллюзион" кинотеатры 2016 елның 1 мартында барлык теләүчеләрне "Көнчыгыштан яктылык" дип аталган иҗат кичәсендә катнашырга чакыра. Ул күренекле көнчыгыш белгече, тирән акыл иясе, шагыйрь, Коръәнне шигъри тәрҗемә итүче автор Теодор Адамович Шумовский (1913-2012 еллар) иҗатына багышлап уздырыла.

Кичәдә:
• Халыкара конкурслар лауреаты, Андрей Миронов исемендәге "Рус антрепризасы" театры актеры Михаил Драгунов (Санкт-Петербург шәһәре),
• Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина катнаша.
Чара 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: