Алабуга нуры

Алабугалыларны Май чабу бәйрәменә чакыралар

13 мартта Алабугада Май чабу бәйрәме булачак. Ленин мәйданында халыкның күмәк бәйрәм итүенә кушылып китә аласыз.

10.00 сәгатьтән башлап, бәйрәм кунаклары өчен уен һәм спорт мәйданчыклары эшләп торачак, балалар аттракционнары, карусельләр һәм батутлар да оештырылачак. Барлык теләге булганнарны монда чаналарда йөртәчәкләр, телеңне йотарлык беленнәр белән сыйлаячаклар.
11.00 сәгатьтә театрлаштырылган "Киң Май чабу бәйрәме" тамашасы башланып китәчәк. Биредә алабугалыларны һәм кала кунакларын истә калучы һәм күңелле Май чабу бәйрәмен уздыруның барлык көннәре белән таныштырачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: