Алабуга нуры

Алабугалылар мәктәпкә керә торган урынны су басуга зарланды

«Домоуправ 3» хезмәткәрләре мәктәп янындагы территорияне чистартты.

Социаль челтәрләрдә Мәрҗани урамындагы 8нче йорт ишегалдында, шул исәптән җәяүлеләр кичүе янындагы 10нчы башлангыч мәктәпкә керү юлын да кертеп, территорияне су басуы турында хәбәр барлыкка килде.

«Домоуправ 3» хезмәткәрләре, су газонга китсен өчен, мәктәп янындагы территорияне чистарттылар һәм суны суырттылар. Хәзерге вакытта идарәче компания әлеге хәлне контрольдә тотуын дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: