Алабугалылар «Татар мәйданчыгы»нда катнашты

Җыр-биюле чара Чебурашка мәйданчыгында оештырылды.
Бүген Алабуганың Чебуршка ял паркында «Татарча мәйданчык» чарасы оештырылды. Ул «Хәрәкәттә бәрәкәт» проекты буенча үткәрелгән беренче шундый массакүләм чара. Бәйрәмгә килүчеләр татар бию буенча мастер-класста һәм уеннарда катнашты, иҗат колективлары әзерләгән концерт номерларын тамаша кылды. Моннан тыш, алабугалылар популяр татар халык җырларын бергәләп җырлап, әйлән-бәйлән әйләне, татар халкының милли уеннары искә төшерелде.
Киләсе шундый чара август аенда булыр дип көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз