Алабуга нуры

Алабугалылар Үзәк китапханәдә һәм Мәдәният йортында район газеталарына языла ала

Шәһәр Мәдәният йортында һәм Үзәк китапханәдә газетага язылу 4 июньдә оештырылачак.

7 июньдә 2021 елның икенче яртыеллыгына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылу ункөнлеге башлана. 7сеннән 17 июньгә кадәр район газеталары «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама»га ташлама белән язылып була. "Алабуга нуры"ның бер данәсен өйгә китертү — 724 сум 80 тиен тора. «Новая Кама»ныкы — 768 сум 36 тиен. Элеккечә альтернатив язылу да тәкъдим итәбез. Редакциядән, Мәдәният сараеннан яисә Үзәк китапханәдән алырлык итеп ярты елга язылу бәясе — 460 сум. Моннан тыш, редакциядә язылган кеше бүләк — орлыклы пакет алачак.
Газеталарга бу җомгада, 4 июньдә, Үзәк китапханәдә сәгать 9.00дән 12.00гә кадәр, шәһәр Мәдәният сараенда 13 сәгать 30 минуттан сәгать 15.00гә кадәр язылырга мөмкин.
реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: