Алабуга нуры

Алабугалыларга җинаять турында кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаттылар

Җинаятьтән зыян күргән зат, тиешле гариза белән, нинди дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә ала?

Алабуга шәһәре прокуроры ярдәмчесе Семен Гришин аңлатканча, кичекмәстән хокук саклау органнарына, аерым алганда, Россия Эчке эшләр министрлыгының район (шәһәр) полиция бүлекләренә яки җинаять кылу урыны буенча РФ Тикшерү комитеты бүлекләренә (мөмкин булмаганда — башка территориаль бүлекчәләргә) тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җинаять турында хәбәрләр, мөрәҗәгатьнең формасына карамастан (шәхси гариза, телефон буенча мөрәҗәгать итү, мәгълүматны вәкаләтле хокук саклау органы сайтына җибәрү), тәүлек буе хокук саклау органнары тарафыннан кабул ителә.

Кизү бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта, мөрәҗәгать итүчегә яисә аның законлы вәкиленә кабул ителгән гариза турында талон — теркәү номеры белән кабул ителгән гариза турында белдерү, гариза кабул ителгән кизү бүлеге хезмәткәре турында белешмә күрсәтеләчәк. Талон Эчке эшләр органына мөрәҗәгать итү фактын раслый торган документ булып тора.

Мөрәҗәгать итүчедән бу хәлне җентекләп һәм төгәл бәян итү таләп ителә, чөнки теләсә нинди, хәтта беренче карашка мөһим кебек тоелмаган мәгълүмат та, мөрәҗәгатькә тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, видеокүзәтү, хокукка каршы гамәл фактын күрүчеләр (мөмкин булган шаһитлар), транспорт чаралары һәм һөҗүм итүчеләрнең аерым билгеләре.

Балигъ булмаганнарга карата җинаять кылуга аерым игътибар бирелә. Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү, беренче чиратта, аларны җинаять кылудан яклау РФ Тикшерү комитетының тикшерү органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Тикшерүче җинаятьләр турындагы хәбәрләрне карый һәм җинаять эшләрен тикшерә. Россия Тикшерү комитетының тикшерү органнары балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган барлык авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр буенча алдан тикшерү үткәрә.

Әгәр дә затның әзерләнә торган, яки кылынган җинаять турында мәгълүматы булса, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Күп кенә җинаять халыкның актив гражданлык позициясе аркасында ачыла. Теләсә кайсы очракта хәбәр кабул ителәчәк, теркәләчәк һәм тикшереләчәк.

Җинаять кылу турында гариза (хәбәр) аны кылу урыны буенча прокуратурага да җибәрелергә мөмкин. Шул ук вакытта гражданнарга, коммерция һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренә прокуратураның җинаять турында хәбәрләрне хәл итәргә хокуклы түгеллеген белергә кирәк.

Закон таләпләре нигезендә, прокуратура органнарына почта яки башка чаралар аша кергән хәбәрләрне кичекмәстән РФ Җинаять-процессуаль кодексы 144, 151 маддәләре нигезендә карарга тиешле вәкаләтле органга тапшырырга тиеш. Кабул ителгән карар турында мөрәҗәгать итүчегә язмача хәбәрнамә җибәрелә. Гариза бирүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: РФ

Җинаять-процессуаль кодексының 141 иаддәсе 7 өлеше нигезендә, җинаять турында аноним хәбәрләр җинаять эше кузгату өчен сәбәп була алмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: