Алабуга нуры

Алабугалыларны Бөтенроссия шимбә өмәсенә чакыралар

Ул «Яшел Яз» акциясе кысаларында үткәрелә.

Алабугада 24 апрельдә сәгать 9.00дә Бөтенроссия шимбә өмәсе узачак. Ул «Яшел Яз» акциясе кысаларында үткәрелә.
Өмәдә катнашуга мөмкин кадәр күбрәк кеше чакырыла. Әлеге чара ярдәмендә шәһәр һәм район халкын тәртип урнаштыруга җәлеп итү ниятләнә. Территорияләрне җыештыру 31 майга кадәр планлаштырылган.
Алабугалыларны туган шәһәребезне төзекләндерүдә катнашырга чакырабыз! Әйдәгез, бергәләп өмәгә чыгыйк, яшәгән һәм эшләгән җиребез матур да, төзек тә булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: