Алабуга нуры

Алабугалыларны Георгий паркы нинди буласын хәл итәргә чакыралар

Чара шәһәр Мәдәният сараенда узачак.

14 апрельдә Алабугада Георгий паркы территориясен үстерү буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак. Чара сәгать 18.00дә шәһәр Мәдәният сараенда булачак.
Фикер алышуга якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләрен һәм биналарны арендалаучыларны, активистларны һәм җирле берләшмә вәкилләрен чакыралар.
4нче микрорайонда Георгий паркын төзекләндерү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: