Алабуга нуры

Алабугалыларны янгынга каршы махсус режим турында кисәтәләр

Җәен урманнарда килеп чыккан янгыннар гаять зур икътисади һәм экологик зыян сала

Ел фасылының җылы чагы җитте. Күпләр вакытны табигать кочагында — дачада яисә урманда үткәрергә омтыла.

Кагыйдә буларак, табигатькә чыгуга, шашлык әзерләү өчен, учак яга башлыйлар. Агачлар арасында ут тергезгәндә, тәмәке төпчеген ташлаганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында уйланабызмы соң? Ял урыныннан чүпне алып китәбезме?

26нчы янгыннардан коткару бүлеге инженеры Ринат Галиевның әйтүенә караганда, ел саен янгыннар урманлы җирләрнең йөз меңнәрчә гектарын юкка чыгара. Янгын таралуының 8-9 процент очрагы табигый сәбәпләр аркасында килеп чыга, әмма урманнардагы янгынга еш кына җинаятьчел ваемсызлык күрсәткән кеше гаепле була. 

— Урманда ут чыгуның төп сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке, урман алдында ягылган учак, кояш нурларын чагылдыра торган шешә ватыклары, тиз янып китүчән коры үлән. Янгыннар гаять зур икътисади һәм экологик зыян сала. Меңнәрчә гектарда урман гына янып калмый, кошлар, хайваннар да юкка чыга, — ди Ринат Галиев.

Хәтердә тотыгыз!
— Биналардан, корылмалардан, шулай ук урманнардан 50 метрдан да якынрак арада учак ягу тыела. Кирәклеге беткәч, учак яхшылап җир белән күмелергә яисә су сибеп сүндерелергә тиешле;
— үләнгә сүндерелмәгән төпчекләр һәм шырпы ыргытмагыз, чөнки янучан материалны төтәтеп, төпчек үзе берникадәр вакыттан сүнә, ләкин шуннан янып киткән учакның, уңайлы шартлар булганда, янгынга әверелүе бар;
— балаларның ут белән уйнавына юл куймагыз, аларга утның куркыныч булуын аңлатыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: