Алабуга нуры

Алабуганың ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Бүген “ашыгыч ярдәм” станциясендә 96 хезмәткәр эшли.

28 апрельдә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бүген “ашыгыч ярдәм” станциясендә 96 хезмәткәр эшли. Алар арасында табиблар, фельдшерлар, шоферлар, шәфкать туташлары, фармаколог, санитаркалар бар. Алар барысы да, “ашыгыч ярдәм” бригадасы вакытында авыру янына килеп, кирәкле ярдәм күрсәтә алсын өчен хезмәт куя.

– 85 меңнән артык кеше яши торган Алабуга районына бездә тәүлек буе 5 күчмә бригада эшли. Шулай ук без авыр хәлдәге авырулар белән Казанга, Яр Чаллы шәһәренең Перинаталь үзәге һәм Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә, Түбән Камага, кыскасы, Татарстан Республикасының төрле шәһәрләренә барабыз, – ди ашыгыч медицина ярдәме станциясе мөдире Рамил Ибраһимов.

Ашыгыч ярдәм бригадасының эш көне сәгать 8.00дә башлана. Бу вакытка табиблар инде ярдәмгә чыгарга әзер, ягъни киенгән, алдагы сменадан җиһазларны кабул иткән, машинаны һәм аның комплектлылыгын тикшергән булырга тиеш. Сүз уңаеннан, Алабуга “ашыгыч ярдәм” автомобильләрендә комплектлылык югары дәрәҗәдә. Машиналарда дефибриляторлар (йөрәкне янәдән эшләтеп җибәрергә ярдәм итүче аппарат), медицина аспираторлары (авыруның тәненнән яки операциядән соңгы ярасыннан кан, үлек яки башка физик сыекчаларны суыртып алу өчен билгеләнгән аппарат), пациентның тормышы өчен мөһим параметрларны күрсәтүче мониторлар, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары һәм, әлбәттә, ярдәм күрсәтү өчен кирәкле медикаментлар бар. Тәүлек эчендә медицина хезмәткәрләре 80нән алып 100гә кадәр, ә көзге-кышкы чорда, хроник авырулар кискенләшкән һәм ОРВИ белән авыручылар саны арткан вакытта  150гә якын чакыруга бара.

Безне барыннан да ешрак өлкәннәр чакырта. Сәбәпләр төрле, әмма беренче урында – гипертония авыруы, йөрәк авырулары, икенче урында имгәнүләр, сынулар. Инфекцияләр таралган чорда балалар һәм югары тән температурасы булган кешеләр янына чакыралар. Хәзерге вакытта хроник авырулар буенча чакырулар күп: ашказаны-эчәк тракты авырулары, сулыш органнары авыруларының кискенләшүе. Бу безнең даими пациентлар, – ди Рамил Комбольевич.

Медиклар авыру янына чакыру килгәннән соң 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш, бу шәһәр буенча, ә авыл җирлегенә барып җитү өчен күбрәк вакыт бирелә – 40-45 минут.

– Кайчагында безне әрлиләр дә, әмма рәхмәтле пациентлар күбрәк, әлбәттә. Без бит кеше өчен катлаулы мизгелләрдә, бик киеренке чакта киләбез. Әмма, кешенең хәле яхшыра башлагач, якыннары да тынычлана, һәрвакыт рәхмәт әйтәләр, – ди бүлек мөдире.

“Ашыгыч ярдәм”дә кадрларга кытлык юк диярлек, чөнки биредә үз эшенең профессионаллары, пациентлары өчен чын-чынлап җан атучылар эшли. Шундый хезмәткәрләрнең берсе – табиб Мәрьям Баргусова, ул инде 40 елдан артык сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куя.

– Бу эшкә тулысынча биреләсең, безгә ул ошый. Әгәр кеше аның өчен туры килми икән, ул шунда ук күренә. Ә инде эш кешенең күңеленә якын булса, ул биредә озакка кала, – ди Рамил Ибраһимов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: