Алабуга нуры

Алабуганың Covid-госпиталендә 44 пациент дәвалана

Шуларның 20се кислород терапиясендә.

Бүгенге көндә короновируслы авырулар госпиталендә 44 кеше дәвалана. 20 пациент кислород терапиясендә. Бу хакта Алабуга үзәк хастаханәсендә хәбәр итәләр. 

Яңа вирус белән авыручылар саны декабрь аеннан кимүгә таба бара. Мисалга, 10 декабрьдә госпитальдә 89 кеше дәваланган. 

Шулай да, инфекция әле чигенми. Шул сәбәпле куркынычсызлык чаралары турында онытырга кирәкми. Җәмәгать урыннарында битлек режимын һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк, дип киңәш итә табиблар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: