Алабуга нуры

Алабуганың Георгий паркында балалар өчен бәйрәм узды

Чараны 34нче «Салават күпере» балалар бакчасы оештырды.

Кичә 34нче «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм педагоглары Георгий паркы территориясендә чара үткәрде. Әлеге тамаша экологиягә багышланган иде.

Балалар викториналарда катнашты, табышмаклар чиште, рәсем конкурсы үткәрде һәм буйлы курчаклар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнады. Чара педагоглар, балалар һәм ата-аналарның уртак флешмобы белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: