Алабуга нуры

Алабуганың «Кама» уку театры тышы үзгәрәчәк

Проектлаучылар «Кама» уку театры фасадының концепциясен эшли. 

Заманча күренергә һәм шул ук вакытта шәһәрнең тарихи өлешенә туры килергә тиеш — уку театры бинасының тышын үзгәртү өстендә эшләүче проектчыларга район башлыгы шундый бурыч куйды.

Әлеге мәсьәлә буенча очрашуда шулай ук Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры Әлфирә Әкбарова, Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова катнашты. Анда фикерләр һәм тәкъдимнәр тыңланды. Мәсәлән, театр диварына зур экран эләргә тәкъдим булды. Гөлзада Руденко билгеләп үтүенчә, бездә күп вакыйгалар — форумнар, фестиваль, симпозиумнар уза. Алабугалылар шәһәрнең мәдәни тормышы белән танышып барсынга, экранда шуларны күрсәтеп барырга мөмкин булыр иде. Кичләрен бина яктыртылып торачак.

Проектчылар бинаның яшьләр театры булуын ассызыклар өчен дә яңа фикерләре барлыгын әйттеләр. Бу бина 70нче елларда төзелгән. Башта анда кинотеатр урнашкан. Әлбәттә, корылма беркадәр таушалган һәм яңартуга мохтаҗ. «Кама» уку театры «Татнефть» җәмгыятенең грантын яулады, шул акчаларга бинаның тышын, түбәсен төзекләндереп, тәрәзәләрне алыштырырга уйлыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: