Алабуга нуры

Алабуганың Ленин мәйданына карета кире кайтты

Шушы көннәрдә, шәһәр халкы үтенече буенча, Ленин мәйданына танылган карета кайтарылды.

Ул реставрациядә иде. Хәзер карета тагын да матурланган. Сүз уңаеннан, Ленин мәйданындагы карета 2017 елда ук куелган иде. Әмма мәйданны реконструкцияләүгә бәйле рәвештә каретаны вакытлыча алып куелды.
Билгеләп үтәбез, быел Яңа елны бәйрәм итү өчен тагын бер яңа мәйданчык — реставрацияләнгән Ленин мәйданы барлыкка килде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: