Алабуга нуры

Алабуганың Росгвардия хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Росгвардия сагы астында Алабуга шәһәрендәге һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы 377 объект, 580 йорт керә.

Биш ел элек Россиядә яңа көч бүлекчәсе — Росгвардия барлыкка килде.

Аның төп бурычы — дәүләтнең бөтенлеген һәм кагылгысызлыгын саклау. Шулай ук аларның вазифаларына физик һәм юридик затларның милкен, тормыш өчен мөһим объектлар һәм гражданнар күп була торган урыннарны террорчылыктан саклау керә.

Алабуганың милли гвардия бүлегендә 65 кеше хезмәт итә, аларның 36сы — аттестацияләнгән, 29ы — ирекле хезмәткәрләр (бухгалтер, диспетчерлар, инженерлар). Алар сагында йөзләгән объектлар, меңләгән санда вакыйга булган урынга чакырулар.

— Бүгенге көндә ведомстводан тыш сак — Росгвардия структурасында иң күпсанлы хезмәтләрнең берсе. Безнең вазифаларга физик һәм юридик затларның объектларын саклау керә. Хезмәткәрләребез вакыйга булган урынга бронежилетлар, каскалар киеп, корал белән биш минут эчендә килеп җитәләр, — дип сөйләде Алабуга районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе Илсур Төхвәтуллин.

Росгвардия сагы астында Алабуга шәһәрендәге һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы 377 объект, 580 йорт керә. Һичшиксез, аларның куркынычсызлыгы һәм гражданнарның тынычлыгы — әлеге бүлек хезмәткәрләренең тырыш хезмәте. Күп кенә росгвардиячеләр инде берничә дистә ел хезмәт итә, чөнки алар бирегә эчке гаскәрләрдән, шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының аерым бүлекчәләреннән күчкәннәр. Алар арасында СОБР, ОМОН, Оператив җавап бирү өчен махсус билгеләнештәге үзәк (ЦСН СОР), ведомстводан тыш сак, лицензия-рөхсәт бирү эшен алып баручы бүлекчәләр бар. Хәзер әлеге өлкәдә күп еллар хезмәт куйган остазлар үз тәҗрибәләрен яшь сугышчыларга тапшыра.

Шуларның берсе — алабугалы Радик Маврин, ул узган елның августында эшли башлый. Ярты ел эчендә ул стажировка үткән, Казанда белем алган һәм бу атнада росгвардиячеләр штатына кергән. Бу балачак хыялы иде, ди ул.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Росгвардиягә хезмәткә эләгү һич тә гади түгел, кайбер критерийларга туры килергә кирәк. Росгвардиядә хезмәт итүгә дәгъва кылучы армиядә хезмәт иткән булырга, хөкем ителмәгән, сәламәтлеге буенча яраклы булырга, бик яхшы физик әзерлеккә һәм тулы урта белемгә ия булырга тиеш.

— Һәрбер сугышчының да, һәр погонлы кешенеке кебек, җаваплылык хисе булырга тиеш. Ул аралашучан, күпкырлы шәхес булырга, кешеләрнең хәленә керә белергә тиеш, — дип ассызыклап үтте Илсур Төхвәтуллин.

Боларның барысы да росгвардиячеләр кешеләргә ярдәм итә алсын өчен кирәк, чөнки тормышта төрле хәлләр була. Әйтик, берничә ел элек алар балконнан сикерергә җыенган әбине коткарганнар. Хокук бозучыларны тоткарларга, сугышкан кешеләрне аерырга да туры килә.

— Бездә сайлау мөмкинлеге юк. Погон тагып йөрисең икән, килгән сигнал яисә алынган мәгълүмат буенча шунда ук вакыйга булган урынга барасың, — ди Илсур Төхвәтуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: