Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Спас ярминкәсе ниләр белән гаҗәпләндерәчәк

Спас ярминкәсе алабугалыларга һәм кунакларга бик күп сюрпризлар әзерли.

Алабугада Спас ярминкәсе 6, 7, 8 август көннәрендә узачак.

Ярминкәдә Россиянең 142 торак пунктыннан 521 декоратив-гамәли сәнгать остасы, 2 407 ваклап сату предприятиесе һәм сәнәгать оешмалары, 352 җәмәгать туклануы предприятиесе катнашачак.

Ярминкә көннәрендә «ВДОХновение» XX Бөтенроссия автор җыры фестивале кысаларында Грушин фестивале узачак. Ул музыка яратучыларга ярминкәнең төп бүләге. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Чистай, Түбән Кама, Менделеевск, Яр Чаллы, Алабугадан 25 автор-башкаручы катнашыр дип көтелә. 

Кыңгырау чыңы фестиваленә Россиянең 40 торак пунктыннан 218 катнашучының килүе көтелә. 

«Һөнәрчеләр ишегалды» проекты кысаларында Россиянең 20 торак пунктыннан килгән 35 декоратив-гамәли сәнгать остасы 270 бушлай мастер-класс үткәрәчәк.

Россиянең нәсел утарлары фестивале 6 нәсел утарын үзенә туплый. Бал шәһәрчегендә 134 умартачы үз продукциясен тәкъдим итәчәк. 
Музей-күргәзмә объектлары 6-7 августта 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев