Алабуга нуры

Алабуганың Спас ярминкәсендә кышлык бал алып куярга була

Ярминкә территориясендә «Бал шәһәрчеге» эшли.

Биредә әлеге файдалы ризыкның төрле сортлары тәкъдим ителгән. Умартачылар Алабугага Татарстанның һәм Россиянең төрле почмакларыннан килгән.

Бал белән сәүдә итүчеләр сүзләренә караганда, ярминкә кунаклары арасында юкә балы иң популяр санала, аның тәме һәм аның дәвалау үзлекләре һәркемгә билгеле.

Татлы продукциягә бәяләр төрле. Уртача 1 литр балны 600 сумга сатып алырга була, 3 литрлы банка 1800-2000 сумга төшәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: