Алабуга нуры

Алабуганың территориаль җәмәгать үзидарәләре республика конкурсында җиңде

«ТР елның иң яхшы ТҖҮсе» бәйгесендә шәһәр-райнның 8 үзидарәсе җиңү яулады. 

Алабугада ТР территориаль җәмәгать үзидарәләренең актуаль мәсьәләләре буенча Республика конференциясе узды.
Татарстанның төрле районнарыннан 300дән артык җәмәгать үзидарәсе рәисләре хезмәттәшләре белән үз тәҗрибәсен уртаклаша. Алабуга районында бүген 34 ТҖҮ исәпләнә. Аларның тарихы 2003 елдан башлана. Ул вакытта бездә шәһәрнең 8нче микрорайонында «Буровик», 4нче микрорайонда, 6нчы микрорайонда «Черемушки» беренче җәмәгать үзидарәләре барлыкка килде.

— Бу микрорайоннарда, нигездә, нефть эзләүчеләр һәм нефть чыгаручылар яши. Шуңа да ТҖҮләрнең беренче рәисләре Алабуга Бораулау эшләре идарәсе башлыгы Галәй Нургалиев һәм «Камабуенефте» идарәсе башлыгы Нариман Җамалетдинов булды, алар 10 ел дәвамында әлеге үзидарәләргә финанс белән булышып торды. Шәһәрдә «Татнефть» җәмгыяте чаралары хисабына 2000 еллар башында балалар спорт мәйданчыклары яңартылды, ТҖҮ бүлмәләре төзекләндерелде һәм җиһазланды, — ди 1 санлы «Буровик» ТҖҮ рәисе Илшат Шәйморатов.

Территориаль җәмәгать үзидарәләре ул вакытта урында эшчәнлек алып барырга булыша торган предприятиеләргә беркетелгән, бу яхшы гамәл иде. Бораулау идарәсе бетерелсә дә, «Буровик» үз атамасын саклап калды. Бу җәмәгать идарәсендә Алабуга нефте музее булдырылган. Нефть эзләүчеләрнең ветераннар оешмасы да сакланган. "Буровик«ның үз бүлмәсе бар, ул күп катлы торак йортта урнашкан. Аны муниципалитет бушлай арендага биргән. Үз бүлмәләре булу аларга халыкны Алабуга шәһәр Советы депутатлары, идарәче компания вәкилләре белән очраштырырга, мәдәни ял чаралары оештурырга мөмкинлек бирә.

Егерме ел эшчәнлеге дәверендә, 1 санлы үзидарә шәһәрдә төрле проектлары белән танылып өлгерде. Мәсәлән, «Хокук белемнәре мәктәбе» — ул ТКХ өлкәсендә аңлату-агарту эшләре алып бара. «Алабуга башлангычы» җәмәгать проекты һәм гамәлгә куючысы ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев булган «Махеев» хәйрия фонды булышлыгы белән, күп фатирлы йорт (МКД) Советы рәисләре һәм үз йортларының язмышына битараф булмаган торак милекчеләре өчен 5 уку-методик ярдәмлеге басылган. 

Муниципаль хакимият һәм ТҖҮ активистлары инануынча, җәмәгатьчелек белән эшлекле бәйләнешләр уңайлы шәһәр мохитен булдыруда нигез булып тора. Территориаль җәмәгать үзидарәләре һәм бу эштә башлап йөрүче күп катлы йортлар Советы рәисләре «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашырганда, күп катлы йортларны тулысынча төзекләндергәндә, чынлыкта зур көч булып тора. Алар төзү-кору эшләрен кабул итүдә катнаша, эш үтәлешенең сыйфатын тикшерә. Активистлар «Жилкомфортсервис» идарә компаниясе белән бергәләп эшли. Илшат Шәйморатов сүзләренә краганда, ТҖҮ Советы һәм Алабуга шәһәр Советы депутатлары тәкъдиме белән быелдан башлап, актив рәисләргә матди яклау күрсәтә башлаганнар.
1нче һәм 14 санлы ТҖҮ нигезендә Валентина Корнилова җитәкчелегендә микрорайоннарның Ветераннар Советы булдырылган.

Ветераннар Советы активистлар белән бергә ветераннарга ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, тормыш тарихларын киләчәк буыннар өчен саклау кебек ватанпәрвәрлек эшен үз өсләренә алган. Аларның Бөек Ватан сугышы чорында алабугалылар батырлыгына багышланган Дан почмагы бар.

— 2011 елдан безнең микрорайоннарда «Күршеләр көне» үткәрү яхшы гадәткә әверелде. Ун елдан артык үткәрелеп килеп, бу чара яңа башлангычларга — иҗтимагый, гражданлык, спорт һәм мәдәни йолаларга нигез булды. Яшәү урыны буенча яңа клублар барлыкка килә башлады — «Ак ладья» шахмат клубы, «Уяну» («Пробуждение») хатын-кызлар клубы, «Алабуга сазы» («Елабужская лира») әдәби-музыкаль кунакханә. Бу әле 1 санлы «Буровик» идарәсе эшчәнлегенең бөтенесе дә түгел, — ди Илшат Шәйморатов.

Территориаль җәмәгать үзидарәләренә көчле, җан җылысын һәм белемнәрен башкалар белән уртаклашырга әзер кешеләр берләшә. Оксана Ермакова, 4 санлы ТҖҮ рәисе — нәкъ шундый кеше.

— Җәмәгать эшчәнлеге минем геннарга салынган — әнием һәм әбием һәрвакыт кешеләр өчен яшәде. Башка төрле булып туа алмас та идем, — ди ул.

Биредә хосусый да, күп катлы йортлар да бар, төрле кешеләр, үзенең җәмәгать үзидарәсен катлаулы дип санавына карамастан, теләсә-кайсы хәлдән дә чыгу юлын табарга тырыша. ТҖҮ рәисләренең күзгә бәрелми, ләкин ул бик мөһим. Мисалга, Оксана Ермакова җитәкләгән ТҖҮ өч ел рәттән республика конкурсында җиңеп килә. Откан грантларына балалар мәйданчыклары өчен элементлар сатып алып урнаштыралар. Шундыйларның берсен күптән түгел генә Акчарлак урамында куйдылар.

— Планнар төзмибез әлегә, чөнки июльдә ТҖҮ рәисе буларак вазифаларымның вакыты бетә. Яңадан сайлау булачак, аннан соң — карарбыз, — ди Оксана Ермакова.

Территориаль җәмәгать үзидарәләрендә эш көн саен, сәгать саен бара. Җәмәгать эшләре белән шөгыльләнаргә алабугалыларны нәрсә этәрә соң?
— Бала чагымнан ук җәмәгать эшендә булдым, мин шундый булып туганмын дияргә дә була. Әнием — һәркем өчен мәрхәмәт һәм шәфкать үрнәге, үзенә кыен чакта да ярдәмгә килергә әзер иде. Чын җәмәгатьче булды. Геннарым шундый. ТҖҮ рәисе булырга тәкъдим алгач, җавапка караганда, сораулар күп иде. Эшнең ниндилеген бөтенләй белмәдек. Эшләп өйрәндек. Казанда уку курслары булышты. Бу гадәти булмаган эшкә беренче көннәрдән үк төшенергә тырыштык, безне сайлаучыларның ышанычын аклыйсы килде. Әлбәттә озак еллар мәктәптә һәм партиянең шәһәр комитетында эш тәҗрибәсе ярдәм итте. Анда мин һәр эшне ахырына җиткерергә һәм үтәлмәс вәгъдәләр бирмәскә өйрәндем, — ди «Халкым» ТҖҮ рәисе Сания Шәмсетдинова.

ТҖҮ эшләгән елларда 11 микрорайонда 1нче мәктәп янында спорт мәйданчыгын ачуга ирештек, Габдулла Тукай мәйданын тәртипкә салдык. Грант чараларына чәчәклекләр ясадык, агачлар утырттык, ишегалдында эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырдык, алар «Безнең ишегалды» проекты буенча башкарылды.

— ТҖҮ эшендә иң үзенчәлеклесе : бәйрәмнәр һәм шәһәрләр буйлап сәяхәт оештыру. Бөтен балалар да безне Май чабу бәйрәмендәге тәмле беленнәр, ишегалды бәйрәмнәре аркасында белә. Безнең активта төрле милләт кешеләре, шуңа күрә төрле халыкларның иҗат чыгышларын кертәбез... Күптәннән Тукай бульвары булсын иде дип хыялланабыз. Әмма әлегә мәйданны төзекләндерергә генә җыеналар, анысына да бик шатбыз, — ди Сания Шәмсетдинова. 

Шәһәрнең аскы өлешендә моннан 8 ел элек, ТҖҮ рәисе итеп Анна Матвеева сайланган, аның өчен бу җәмәгать эшчәнлегенең башы була. Элек ул аскы өлешнең бар урынын биләгән (18 мең кеше). Соңгы өч елда яңа үзидарәләр оешкан һәм аларның саны 7гә җиткән.

— Быел безнең 7 санлы «Мирас» ТҖҮсе өченче тапкыр «Иң яхшы ТҖҮ» кокурсында катнашты. Беренче грантны без 1 урын өчен, икенчесен — 3 урын өчен алдык, быел без 2 урында. Грант чарасына без Яр буе урамында балалар мәйданчыгы ясадык. Монда күп балалы һәм балаларын ялгыз үстерүче әниләр күп, шуңа күрә бергәләшеп шундый карарга килдек: безгә балалар мәйданчыгы кирәк. Хәзер шунда һәр откан гранттан кече архитектура элементларын өстибез, шулай ук актив һәм күп балалы гаиләләр өчен зур булмаган призлар, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр сатып алабыз, — ди Анна Матвеева.

ТҖҮ бурычларының берсе — халыкның буш вакытын, ялын оештыру. «Окрошка бәйрәме» гадәткә кереп китте, саф һавада чарада катнашучылар үзләре үстергән яшелчәләрдән сый әзерли. Моннан тыш, «Башак» мәдәният йортында бәләкәй генә «Сугыш чоры музее» оешкан.

— Елдан-ел ТҖҮ җире яшелләндерелә, чистара, моны биредә яшәүчеләр үзләре башкара. Шуңа да безне эш кенә түгел, кешеләрчә дуслык та бәйли, — дип өстәде Анна Матвеева.

Кешеләрнең тормышын һәм көнкүрешен үзгәртү, авылны үстерүгә этәреш бирү теләге белән, Юлия Давыдова Тарловка поселогында үз җәмәгать үзидарәсен төзергә ниятләгән.

— ТҖҮ эшли башлау белән, авылда күп нәрсә үзгәрде, беренче чиратта, кешеләр аның кирәклеген аңлый башлады. Кыен мәсьәләләр буенча турыдан-туры хакимияткә түгел, безгә мөрәҗәгать итәләр, — ди Юлия Давыдова.
«Тарловка» ТҖҮ ике мәртәбә төбәк конкурсында катнашкан (2014 һәм 2019 елларда) һәм ике тапкыр призлы урын яулаган. 2019 елдагы грант акчасына урам өчен тренажерлар һәм музыка җиһазы сатып алынган, авылда юлларның начар өлешенә вак таш җәелгән. Тарловка поселогы «Түбән Кама» милли паркы һәм Түбән Кама сусаклагычы белән ике арада урнашканлыктан, ТҖҮ тирә-як мохитне саклауга зур игътибар бирә. Моңа урман буйларын һәм сусаклагычның яр кырыйларын чистарту керә.

Таңсылу Хөснуллина җитәкчелегендәгне 15нче «Мәрхәмәтлелек планетасы», Тамара Смирова җитәкләгән 17 санлы «Яңа буын» ТҖҮләре бергәләп эшли, чөнки аларның мәнфәгатьләре һәм эш юнәлешләре уртак. Алар «Мәрхәмәтлелек планетасы» төбәк җәмәгать оешмасы базасында урнашкан. Таңсылу Хөснуллина әйтүенчә, төп ярдәмчеләрнең берсе — балалар, ә зурларны кузгату катлаулырак. Өмәләр, бәйрәмнәр үткәрү, ишегалдын төзекләндерү — уртак эш. ТҖҮләр «Иллюзион» кинотеатры белән дә хезмәттәшлек итә.

Территориаль җәмәгать үзидарәләре эшендә, авылда да, шәһәрдә дә өлкән яшьтәгеләр актив катнаша. Алда баручыларның берсе — Танайкадагы «Аланлык» ТҖҮ, аны Татьяны Кельш җитәкли. Танайка — Алабуга районындагы иң зур авыл, ТҖҮ аның биш урамын гына үз эченә ала. ТҖҮ биредә 2014 елда оешкан. Алар иң яхшы үзидарә конкурсында өч тапкыр призлы урын яулаган. Грант акчаларын кая тотарга кирәген халыкны җыеп хәл итәләр.

Юлларның тиеш урынына вак таш җәелгән, урамда бәйрәм чаралары өчен музыка җиһазы алынган. ТҖҮның горурлыгы — элекке буш урында ясалган мәйдан. Анда түбәле сәхнә, балалар һәм волейбол мәйданчыклары, футбол кыры, тренажерлар, ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган. Боларның бары да диярлек грант акчаларына эшләнгән.
— Хәзер, башкарылганга карап, күңел сөенә. Башлавы җиңел булмады, — ди Татьяна Кельш.

Башта фикердәшләр һәм ярдәмчеләр табарга кирәк булган. Бәхеткә, җәмәгать эшләрендә катнашырга теләүчеләр табылган. Җирлек башлыклары еш кына эшләрендә пенсионерларга таянуларын әйтә.

— Яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз, әмма төп таянычыбыз — өлкәннәр. Берүзем берни эшли алмас идем. Командабыз аркасында, күп нәрсәгә ирештек, күбесенчә — ярдәмчеләрем — пенсионерлар булышлыгы белән, — ди Татьяна Кельш.

Сүз дә юк, безнең ТҖҮләр күренерлек уңышка ирешкәннәр. Бүгенге конференциядә рәисләр хезмәттәшләре белән аралашып, тәҗрибә уртаклаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: